17 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Алма рак күзәнәкләрен үтерә
Алманың 80-90 процентын су тәшкил итә. Цитруслы җиләк-җимеш белән чагыштырганда, алмада А, В2 витамины күбрәк. Шуңа да әлеге җимешне «аппетит витамины» дип тә йөртәләр. Алма организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта. Составында пектин күп булу сәбәпле, кандагы холестеринны киметә. Ашкайнату системасы бозылганда булыша, дөрес, ашказанында җәрәхәт (язва) булганнарга чи килеш ашарга киңәш...
-
Ир белән хатын күпердән сикергәннәр
15 сентябрь көнне Казанның Киров дамбасында 1955 нче елгы ир-ат һәм 1966 нчы елгы хатын-кыз күпердән суга сикерәләр һәм аннан соң ярдәм сорап кычкыра башлыйлар. МЧС хезмәткәрләре аларны коткара һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшыра. Әлеге пар алкоголь кулланганнан соң, кызып китеп, суга сикерергә ниятләгән булса кирәк. http://Әлмәт таңнары
-
Исерек хәлдәге сайлаучы сайлау комиссиясе әгъзасын кыйнаган
Казанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары сайлау комиссиясе әгъзасын хулиганлык ниятеннән кыйнау факты буенча башлангыч тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Инцидент кичен 156 нчы сайлау участогы урнашкан 65 нче мәктәптә килеп чыга. 19 сәгать 55 минутта участокка алкоголь...
-
Алсуның 19 яшьлек энесе үзеннән олырак миллионер кызына өйләнгән (+ФОТО)
Җырчы Алсу энесенең туенда булган - 19 яшьлек Ренард Сафин тормыш юлын 25 яшьлек Зәлинә Сөләйманова белән бәйләргә булган. Яшь парлар Мәскәүдә язылышкан. Танышулары өчен әти-әниләренә рәхмәтледер алар. Дачалары янәшә булган ике гаилә шул рәвешле кодалар булып куйган. Кияү егете әле эшләми, студент. Шулай да инде әти булырга җыена, ди....
-
Бүген 22 градус җылы булачак
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан саклана. Андый урыннарда күз күреме 500 метрдан кимергә мөмкин. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 17-22 градус җылы булачак. Көньяк һәм...