17 август 2014 яңалыклары
-
Актив тормыш рәвеше
Россия пенсионерларының җирле бүлеге район җитәкчелеге ярәмендә даими рәвештә үз әгъзалары өчен төрле чаралар үткәрә. Болар - спорт ярышлары да, төрле конкурслар да, республикабызның матур һәм тарихи урыннарына сәяхәт кылу да. Узган җомгада бүлекчә җитәкчесе Фәүзия Иванова Биләр шәһәренә сәяхәт оештырды. Әлеге сәяхәткә баручылар МР башлыгы Зөфәр Гарәфиевка, "Бэркут" директоры...
-
Мәктәп ишегалдындагы әкият
Келәнче мәктәбе участогы һәм чәчәклекләре чисталыгы һәм пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Илшат Гыймранов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы биредә әкият патшалыгы булдырган. Илшат мөдәрис улы "Мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия кысаларында биредә матур фонтан һәм Золушка өчен карета ясап куйган. Бу максатларга мәктәп җитәкчесе үз хезмәт хакыннан 12 мең сум акча...
-
Яшь комбайнчы
"Кама Тамагы" АХПсыннан яшь комбайнчы Илнар Хәмидуллин урак башланганнан бирле алдынгы өчлек рәтендә. Ул быел беренче тапкыр Лексион-580дә үзе генә эшли һәм хәзер гомуми ашлык суктыру күләме буенча районда икенче урында бара. Яхшы эше өчен Илнар берничә тапкыр акчалата премия дә алды инде.
-
Һәркемнең үз мавыгуы
Һәр кешенең үз шөгыле,үз кызыксынуы бар. Кемдер балык чиертергә яратса, кемдер гөмбә җыя, кемдер кул очындагы калдыклардан менә дигән әйберләр ясый. Нурания һәм Илдус Зиннатуллиннар үз бакчаларында идеал тәртип булдыру өчен күп көч куя. Бакчаларында нәрсә генә үсми: алмагачлар һәм җиләклек, зелпе һәм сырганак, кура җиләкле ремонтантлы җир җиләге һәм...