17 июль 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы "Тау Ягы" коллективы "Поволжская глубинка" фестивалендә катнашты
15-16 июльдә Павлов районында "Поволская глубинка" дип аталган V Бөтенроссия милли культура фестивале үтте. Татарстан республикасы данын Кама Тамагы районыннан "Тау ягы" коллективы яклады. алар әлеге фестиваль лауреатлары булып танылды.
-
Каматамагылы Лениз Абдуллин республика Сабантуенда абсолют батыр булып калган
Узган атнада Казанда республика Сабан туе узды. Милли КӨРӘШ бәйгесендә абсолют батыр исеменә Лениз Абдуллин лаек дип табылган. Ярышта ул Кама Тамагы районы исеменнән чыгыш ясаган. Батырга тәкә һәм машина бүләк иткәннәр.
-
Җиләкле базар. Казанда урман сыйлары нинди бәядән сатыла?
Быел яңгырлар яву сәбәпле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бер айга соңрак өлгерде. Былтыр аларны базар киштәләрендә 10 июньнән табып булса, быел исә 10 июльдән дә иртә күренмәделәр. Укучыларыбызның "Быел базарларда җиләк-җимеш булмый мәллә?" дигән соравына җавапны Мәскәү һәм Колхоз базарларыннан эзләдек. Барлык сораштырылган сатучылар да уңыш булмауга зарлана. Cәбәп итеп берәүләр...