17 июль 2015 яңалыклары
-
Әтисе кызын урлаган
Ир белән хатын 2013 елның август аенда ук аерылышкан булган. Хатын биш яшьлек кызын алып вакытлыча Санкт-Петербургка киткән. Әмма аны элеккеге ире эзләп тапкан. Баланы алып ул билгесез тарафка китә. Быел март аенда полиция хезмәткәрләре ирне кызы белән Казанда табалар һәм баланы әнисенә кайтаруда ярдәм итәләр. 27 июньдә хатын баласы...
-
65 яшьлек ир-атның гәүдәсе өч ай буе паркта асылынып торган
65 яшьлек ир-атның мәетен шәһәр паркында табалар. Түбән Кама паркында асылынып торучы ир-атның гәүдәсен очраклы рәвештә узып баручылар күрә һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәләр. Агачта асылынган ир-ат биредә яшәүче булып чыга. Алдан фаразлаулар буенча ул үз-үзенә кул салган. Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
Тагын коточкыч юл-транспорт һәлакәте
Иртән Самара-Уфа-Чиләбе трассасында "Скании" һәм "җиделе" машиналары бәрелешә. Руль артында 48 яшьлек мәскәүле һәм Туймазыда яшәүче була. Җиңел автоомбильнең 1973 елгы шоферы һәм аның ике пассажиры, шул исәптән шофер хатыны һәлак булалар. Соңрак шифаханәдә "җиделе"дәге тагын бер пассажир - 47 яшьлек туймазылы ханымның гомере өзелә. Аның ире авыр имгәнүләр белән...
-
Ураза гаете уңаеннан Павел Лоханов котлавы
Хөрмәтле каматамагылылар! Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты һәм район Советы исеменнән Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Ураза бәйрәме - мөселман дөньясында изге Рамазан аен йомгаклап, рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм изгелек символы булган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлыкка омтылу һәм якыннарга карата мәрхәмәтлелекне тәрбияли....
-
Психик авыру яшь малайга пычак белән кадаган
Бәхеткә ул исән кала. Әмма... Дәвалану өчен аңа озак вакыт сырхауханәдә ятарга туры киләчәк. Психик авырулы инвалид кафеда кәеф-сафа корып утырган 20 яшьлек егеткә пычак кадый. Хәзер Яшел Үзәндәге бу вакыйганың нидән килеп чыгуын ачыклау бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Азнакайның ике авыл кибетендә тиешле лицензия булмаган килеш спиртлы эчемлекләр сатулары ачыкланган
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында биш хәбәр алынган. "Мәк" оператив-профилактик чара барышында, үз йортында наркотик матдә эшләүче ике актүбәле кулга алынган. Юлларда да вәзгыять югары булып кала бирә, узган атнада 20 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, ике кеше вафат булган. "Алкоголь" декаднигы...