17 июль 2014 яңалыклары
-
Агитрбригада төзелде
Район мәдәният йорты каршында урак-2014 чорына агитбригада төзелде. Алар аерым график нигезендә барлык хуҗалыкларда игенчеләр алдында чыгыш ясаячак. Авыл мәдәният йортлары агитбригадалары да мәдәни программа белән басуларга чыгачак.
-
Менә шундый төзекләндерү
Бүген Куйбышев Затонның Беренче Май урамында ТКХ хезмәткәрләре безнең йорт ишек алдында әнәшуөлай чүп үләннәрен чаптырды. Моны күргәч имәнеп киттек. Әлеге йортта яшәүчеләр үзләре кечкенш юкә үсентеләр утыртты, булдыра алганча дүрт ел аларны саклап тордык, су сиптек, шулай ук пионнар утырткан идек. Ә бүген менә аларны нишләттеләр!? Аның каравы алардан...
-
Укулар үткәрелде
15-16 июльдә РДКда бюджет оешмасы җитәкчеләре хезмәтне саклау буенча өйрәнүләр узды. 17 июльдә янгын-техник минимумы буенча өйрәнүләр үткәрелде, шул исәптән мәктәп һәм клуб газ котельнялары операторлары да укыды. Укуларны Халыкара хезмәтне саклау ассоциациясе белгечләре алып бара. Укыту курсы йомгаклары буенча тест үткәргәннән соң тыңлаучылар танкылык алачак.
-
Үзе үстергән "җимешләр"
Ике оныгын ике кулына җитәкләп, ияртеп барган дәү әниләргә кем генә сокланмый икән!? Үзең үстергән агач җимешләре төсле татлыдыр алар. Бүген язасы героемның игелекле эшләре күпләргә мәгълүм. Хәер, баштан сөйлик. Нюра түтәйдә фатирда яшәгәннәр алар. Алар дигәнем- Чувашиядән райпога эшкә килгән Рафаэль Асейнов гаиләсе белән (хатыны һәм ике баласы) Нюра...
-
Сәләтлеләр җыены
Бүген Биләрдә республика һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерактагы чит илләрдән 5 мең сәләтле бала катнашкан «Сәләт» III Халыкара яшьләр форумы башланды. Әлеге форумда районыбыздан укытучы Рушания Хәйруллина һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Эльвира Ильина җитәкчелегендә Кама Тамагы, Затон һәм Тәмте урта мәктәпләреннән 30 укучы катнаша. Алар...
-
Хәерле сәгатьтә
16 июльдә Тәмте, Олы Бортас, Олы Кариле, Сөйки кустларында уракка чыгачак комбайннарның төзеклеген һәм герметизацияләнүен тикшерү максатларында комбайннар парады булды. -Агымдагы елда район хезмәтчәннәренә 24 мең гектарга якын бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. - Болар уҗым һәм техник...