17 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Полицейскийлар отчет бирде
16 гыйнварда РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципальара бүлекнең «Кама Тамагы» полиция бүлеге 2012 елдагы эшчәнлеккә отчет ясады. Җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципальара бүлек җитәкчес, полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, район суды рәисе Эдуард Бариев катнашты. Полиция бүлеге эше уңай дип...
-
Эшкә бәя бирелә
Узган чәршәмбедә районда 2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышы башланды. Аларның беренчесе 16 гыйнварда Олы Карамал авыл җирлегендә үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Җыелыш башланганчы район хезмәтләре вәкилләре кызыксындырган сораулары буенча гражданнар кабул итте. Һәрвакыттагыча халык аз җыелган иде. Җыелышка килмәүчеләр хакында...
-
Закон бозмау арзанрак
2006 елның декабрендә район башкарма комитеты каршында 9 кешедән торган административ комиссия төзелә. Бүгенге көндә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов комиссия рәисе. Административ хокук бозу кодексы нигезендә комиссия 12 төрдәге административ хокук бозуларны карый. Аерым алганда: урамда сәүдәне оештыру тәртибен бозу, җир асты коммуникацияләрен карау кагыйдәләрен бозу, урам,...
-
Без яшәгән йорт
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында сишәмбе көнне Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирәне саклау елына багышланган брифинг үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров катнашты. -Яңа 2013 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эше,...
-
Хөрмәт казанган кеше
Гыйнварда районда хөрмәтле кешеләрнең берсе - Зөфәр Гарифуллин юбилеен билгеләп үтә. Ул социаль-икътисадый, идарә тармакларында эшләп, бөтен гомерен үзе сайлаган икътисадчы һөнәренә тугры калган. бервакыт үзенең хезмәт эшчәнлегендә юлын сайлап, озак еллар җаваплы урыннарда намуслы, һөнәри хезмәт куеп, моның очраклы гына сайланмавын исбатлый. Зөфәр Нәҗип улы Олы Яңасала авылында туган....
-
Демография саннарда
Райондагы демографик хәл туучылар һәм үлүчеләр саныннан чыгып билгеләнә. Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге 2012 елда 134 бала тууны теркәгән. Шуның 77се- малай, 57се- кыз. 271 кеше үлгән. Узган ел 95 пар ЗАГС бүлегендә үз никахларын теркәгән. Иң өлкән кияү 62 яшьтә, иң өлкән кәләш 63 яшьтә. 2012 елда...
-
Күңелләрдә иман нуры
Рабигүль әүвәл (Мәүлид) аеның 12се- Ислам дөньясында зур тантана көне, мөселманнарның зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаҺу галәйһи үәсәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган көнендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, бу көннәрдә мәҗлесләр ясап, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү, фәкыйрь һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтү, шулай ук бу...
-
Раштуа турниры
7 гыйнварда Сөйки урта мәктәбендә өч яшь төркемендә өстәл теннисы буенча традицион Раштуа турниры үткәрелде. Ярышларда Рудник, Сөйки, Кирельск мәктәпләре командалары катнашты. Хөкемдарлар коллегиясе карары белән уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын - Рудник мәктәбе, II урын - Сөйки урта мәктәбе, III урында Кирельск мәктәбе. турнирда җиңүчеләргә...
-
Укучылар спартакиадасында
IX спартакиада кысаларында 6-9 гыйнварда Апаста алкалы хоккей буенча республика беренчелегенең зона этабы үткәрелде. Әлеге ярышларда тренер Р. Хәбибуллов җитәкчелегендә катнашкан командабыз III урынны яулады.
-
Баскетбол
6 гыйнварда «Акчарлак» спорт комплексында 1998 елда туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык район турниры булды. Кызганычка каршы, күрше район спортчылары ярышка килмәде. Районыбыздан турнирда биш команда катнашты: өч команда Кама Тамагыннан һәм 2 команда Куйбышев Затоннан. Уен йомгаклары буенча I урынны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең егетләр командасы алды,...
-
Эпидемия чиктән узмаган
Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының барысы да бер тавыштан грипп эпидемиясе турында сөйли. Безнең районда кискен сулыш юллары авыруларына ярдәм күрсәтү эшенең ничек баруы турында ЦРБның баш табибы Ильяс Миңневәлиев сөйли. -Бүгенге көнгә ОРВИ белән авыручылар саны уртача республика күрсәткечләреннән түбән. Соңгы атнада ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр бу диагноз белән авыручыларга...