16 май 2014 яңалыклары
-
Сертификатка ия булдылар
Кичә район ЗАГС бүлегендә икенче балаларын тудырган әниләргә ана (гаилә) сертификаты тапшырылды. Алар - Кама Тамагы, Куйбышев Затон һәм Красновидово авылында яшәүче әниләр. Тантаналы шартлар, күңелле музыка, шатлык-бәхеттән йөзләре көләч әниләр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова сабыйлары туу белән котлады. Кама Тамагы һәм Апас районнарында пенсия фонды идарәсе җитәкчесе...
-
Район матбугатының “Алтын каләмчеләре”
Бүген "Идел таңнары" газетасы редакциясендә традицион язгы «Алтын каләм» конкурсы үткәрелде. Анда Келәнче, Затон, Кадет, Олы Кариле, Кирельск, Рудник һәм ике Кама Тамагы мәктәбеннән 13 укучы катнашты. ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы быелгы конкурсның темасын "Яшьләр һәм дәүләт" дип исемләгән. Яшьләр үзләрен дәүләт системасында ничек сиземли, бу яшьләрнең социаль...
-
Әйдәгез, ваемсыз булмыйк, балага ярдәм кулы сузыйк!
Еш кына ярдәм авыру балага, хатын-кызга яки гаилә башлыгына Россиядә яки чит илдә дәвалану өчен таләп ителә. Хәйриячеләрдән ярдәмне зәңгәр экраннар, газета-журнал битләре, сайт һәм форумнара аша сорыйлар. Плакатлардан, фотографияләрдән моңсу балалар күзләре карап тора... Мондый хәлдә калырга Ходай язмасын. Куйбышев Затоннан Сметаниннар гаиләсе шундый хәлдә. Руслан Сметанинга 13 яшь....
-
"Домисолька"дан - "Ассоль"
Кичә Куйбышев Затонда истәлекле чара булды. Ун ел элек музыка мәктәбендә "Домисолька" балалар вокаль ансамбле оеша. Аңа балалар бакчасына йөрүче балалар керә. Еллар уза, кызлар үсә. Репертуар, юнәлеше үзгәрә. Бүген җырчылар үз инструменталь ансамблен оештырган. Поселок эшмәкәрләре Наил Вазыйхов, Алексей Минеев, Татьяна Маслакова, Леонид Нагаев, Ирина Бирючевская, Олег Хахалев, Ольга...
-
Тормыш бер һәм аны наркотикларсыз яшәргә
20 майда республикада "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән наркотикларга каршы айлык старт ала. Район масштабында әлеге чарага карата ведомствоара план эшләп расланган, наркотикларның законсыз әйләнеше турында хәбәр салу өчен әрҗәләр куелган. Айлык дәвамында кайнар линия телефоны эшлиячәк. Эш планы һәм үткәрелгән чаралар турында "Идел таңнары" газетасында мәкаләләр бирелеп барачак. Әлеге эшкә...
-
Кунаклар килде
15 май - Гаилә көнендә социаль приют кунаклар каршы алды. Апас районының Каратун урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары тәм-томнар, уенчыклар, призлар һәм туплап алып килгән иде. Стадионда мини-сабантуй үткәрелде. Малайлар үзара футбол уйнады. 9:6 исәбе белән приют балалары отты. Аларга кубок тапшырылды. Оештыручыларга, Каратун мәктәбе укучылары һәм укытучыларына безнең балаларга...
-
Бу беренче адымнар гына
Район мәдәният йортында якташыбыз Туфан Миңнуллин турындагы документаль фильм икенче тапкыр күрсәтелде. Беренче тапкыр аны 24 апрельдә Казан шәһәренең "Мир" кинотеатрында күрсәттеләр. Фильм Туфан аганың камерага сөйләгән җиде сәгатьлек соңгы монологыннан эшләнгән. Тамашачыларны язучының туган ягына килгән кунаклар белән дә таныштырдылар. Алар арасында ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм җәмәгать эшлеклеләре...
-
19 май – Матбугат көне
"Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасы хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугат көне уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез. Көн саен алышынып торучы районыбыз тормышын җаваплы һәм дөресен чагылдыруда һөнәрилегегез нәтиҗәсендә, яңалыкларның уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп, объектив анализ ясап "Идел таңнары" ("Волжские зори") районда яшәүчеләр арасында лаеклы рәвештә популярлык...
-
Районыбызның хөрмәткә лаек гаиләләре
Кичә - Халыкара гаилә көнендә Затон штпның Столяров исемендәге мәдәният йортында бар яктан мактауга лаек булган, иңне-иңгә куеп матур гомер итүче парларны хөрмәтләделәр. Дөресен әйтергә кирәк, бу чара күңелләрдә бары якты хисләр генә калдырды. Барысы да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгәнчә (Оксана Забродина, Вера Заикина), һәр гаилә (алар дүрт пар чакырылган, әмма...
-
Юлларда сак булыйк
10 майда 3 сәгать 45 минутта Тәмте һәм Лабыш арасындагы автомобиль юлында юл- транспорт һәлакәте булды. Казан шәһәрендә 1984 елда туган Чканов Илья Сергеевич ВАЗ -2112 машинасы белән идарә итә алмыйча, дамбадан төшеп каплана. Алган яралардан ул фаҗига урынында ук вафат була. Пассажир - 1998 елгы мәктәп укучысы Евгений Михайлов...
-
Бу беренче адымнар гына
Район мәдәният йортында якташыбыз Туфан Миңнуллин турындагы документаль фильм икенче тапкыр күрсәтелде. Фильм Туфан аганың камерага сөйләгән җиде сәгатьлек соңгы монологыннан эшләнгән. Аның авторы Татарстан Республикасы халык шагыйре Рәзил Вәлиев фильм алдыннан үз чыгышында болай диде: "Без мондый матур сәбәп булганда килми кала алмадык. Фильм тәмамланганнан соң муниципаль район башлыгы...