16 март 2017 яңалыклары
-
Татфондбанк эше буенча тагын өч топ-менеджер тоткарланган
Хәзерге вакытта тоткарланучыларның иреген вакытлыча чикләү мәсьәләсе карала. (Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татфондбанк эше буенча тагын өч кеше тоткарланды, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Билгеле булганча, «Татфондбанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары - 34 яшьлек Рамил Насыйров; «Яңа...
-
Кама Тамагы штпда “Салават күпере” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының район семинары булып узды
Семинарда федераль стандартларны һәм балаларга ике дәүләт телендә тәрбия бирү, укыту-методик комплектын гамәлгә ашыру буенча әлеге балалар бакчасы тәрбиячеләренең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында планлы янгынга каршы-тактик күнекмәләр уздырылды
Бу юлы шартлы янгын чыккан объект итеп фельдшер-акушерлык пункты сайланды. Тревога буенча дежур каравыл оператив рәвештә күнекмә урынына килде. Медицина учреждениесе хезмәткәрләре эвакуация үткәреп, бина янында ярдәм көтеп торалар иде. Янгын сүндерүчеләр янгын чыгу урынын табарга һәм янгынны сүндерергә тиеш булды. Моның өчен АРС (131) янгын сүндерү машинасы урнаштырылды, күнекмә...
-
Кама Тамагы районы Кече Карамал авылы мәдәният йортында капиталь ремонттан соң җылы, якты, уңайлы + фото
Ул 2015 елда Авыл клублары төзү һәм ремонтлау буенча республика программасына кертелгән иде. Агымдагы елда исә тышкы яктан сайдинг белән әйләндереп алыначак. Күптән түгел булып узган җыелышларда район башлыгы Павел Лоханов мәдәният йорты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, клуб ишекләренең һәрвакыт һәм һәркем өчен ачык булуын, барлык халыкны җәлеп итеп, мәдәни чаралардан...
-
Кама Тамагы районында өлкән кешеләр ай саен алдакчылар корбаны була
Күптән түгел Куйбышев Затонда яшәүче кәрәзле телефон аша алдаучылар кармагына эләгә. Ул бу хакта газетадагы язмаларны укыса да, үзе белән андый хәл булмас дип ышанган була. Әмма телефон аша шалтыратып, банк картасы белән проблема килеп чыгуы турында хәбәр итәләр һәм картаның номерын, аның пин-кодын сорыйлар, ир һич шикләнмичә мәгълүматларны әйтеп...
-
Кама Тамагында ике “Җәяүлеләр юлы” билгесе урнаштырылды
Эшчеләр Карл Маркс һәм Комаров урамнары киселешендә, Совет урамында Җиңү паркы янәшәсендә юл билгеләре куйды. Эшнең үтәлешен Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Яруллин контрольдә тотты. - К.Маркс һәм Комаров урамнары киселешендә хәрәкәт көчле, өстәвенә биредә юл аркылы мәктәп укучылары да йөри, - ди ЮХИДИ инспекторы Николай Воробьев. -...
-
Узган атнада Кама Тамагы районның ир-атлар хоккей командалары күчмә кубок турнирында катнашты
Турнирны Көрәле авылы егете Рафис Сабирҗанов оештырган. Хоккей белән мавыгучы бу егет хәзерге вакытта Петропавловск-Камчаткада контракт буенча хәрби хезмәт уза. Туган ягына кайткач, ул һәрвакыт якташларының спорттагы казанышлары белән кызыксына. Агымдагы елда Рафис февраль аенда тагын бер район турниры оештырырга тәкъдим итте. Әмма аны март аенда гына үткәрә алдылар. Һава...