16 февраль 2017 яңалыклары
-
Икенче ел рәттән Кама Тамагы урта мәктәбенең укучысы татар теле буенча республика олимпиадасы призеры исеменә лаек булды
Чәршәмбе көнне рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемендә татар теле буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. Икенче ел рәттән Кама Тамагы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Рәзилә Бикмуллина (җитәкчесе - Гөлнара Исмәгыйлева) татар теле буенча республика олимпиадасы призеры исеменә лаек булды.
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең укучысы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында призлы урын яулады
Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Яруллина (җитәкчесе Розалия Хәсәнҗанова) Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында татар мәктәпләрендә татар теле буенча призлы урын яулады.
-
Кама Тамагы районы Ишем авылы хәбәрләре
2015 елда Ишем авылы клубы Авыл клублары төзү буенча республика программасына кертелде. Капиталь ремонт барышында искегә тимә, исең китәр дигәндәй, эшчеләр стеналарның нык тузган булуын ачыклый, түбәсе дә яраксыз хәлгә килгән. Шуңа күрә иске бинаны кабатлаган яңасын төзергә карар ителә. Эшләр 2015 елдан 2016 елга кадәр бара. Бүген заманча, матур...
-
Бүген Кама Тамагы урта мәктәбендә Үзәк китапханә белән берлектә туган тел бәйрәме уздырылды
16 февраль 2017 ел Кама Тамагы урта мәктәбендә Үзәк китапханә белән берлектә "Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар..." дип исемләнгән туган тел бәйрәме уздырылды. Шушы кичәдә укучылар туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, камиллеген җыр, шигырь, күренешләр аша әйтеп бирделәр. Юбиляр әдипләребез турында күп мәгълүмат алдылар, тел турындагы мәкальләрне искә...
-
Кама Тамагы районы Олы Кариле мәдәният йортында ветеран укытучылар белән очрашуы булып үтте
15 февраль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йортында ветеран укытучылар Халикова Нәкия Габдуллаҗан кызы белән Каримуллин Ильсур Хәлил улының укучылар һәм тамашачылар белән очрашуы булып үтте. Алар икесе дә мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен бик күп Почет грамоталары, Дипломнар, мәгариф өлкәсендә бирелә торган күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән шәхесләр. Очрашу...
-
Кама Тамагы районы Яңа Сала авылы китапханәсендә "Муса Җәлил - патриот,герой,шагыйрь" дигән тематик кичә үткәрелде
Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы ,иҗаты ,батырлыгы чын горурлык уята. Бүгенге көндә аның исеме онытылмый. Ул милләтебез горурлыгы. Укучылар кичәдән соң бик теләп Муса Җәлилнең китапларын укырга алдылар.