16 февраль 2016 яңалыклары
-
Каматамагылылар Чүпрәле авылында Илдар Хәлиуллов истәлегенә багышланган Чүпрәле районы башлыгы кубогына хоккей турнирында катнаштылар
14 февральдә Чүпрәле авылында Илдар Хәлиуллов истәлегенә багышланган Чүпрәле районы башлыгы кубогына хоккей турниры булып узды. Ярышларда 6 район: Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Батыр (Чувашия) командалары катнашты. Безнең команда ярышларда өченче урынны яулады. Күчмә кубокны кабат кайбычлылар алып китте.
-
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабында Кама Тамагы районны “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева һәм Тәмте авылы мәдәният йорты директоры Вера Колесова тәкъдим итте (фото)
13 февральдә Яшел Үзәндә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы узды. Анда республиканың сигез районы вәкилләре катнашты. Безнең районны "Салават күпере" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева һәм Тәмте авылы мәдәният йорты директоры Вера Колесова тәкъдим итте. Конкурста катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде. 4 мартта алар тантаналы республика...
-
Кама Тамагы районы Тенеш поселогы мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган КВН уены булды
15 февральдә Тенеш мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган укытучылар, укучылар, әниләр һәм әтиләр катнашында КВН уены булды. Чараны оештыручылар - Рудник мәктәбенең укучылар үзидарәсе отряды әгъзалары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре. Аның максаты - поселок халкын иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, аларда иҗат белән кызыксыну уяту.
-
Кама Тамагында гипс руднигындагы буш торган шахталарны файдалану күздә тотыла
Шимбә көнне районда ТР Президенты ярдәмчеләре Фәрит Хәнифов һәм Наталья Фишман булып китте, Алар Татарстан катнашында "National Geographic" пилот проектын тормышка ашыру турында эш башлады. Проект эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән. Аның кысаларында гипс руднигындагы буш торган шахталарны файдалану күздә тотыла.