15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Безнең мәйданчык иң яхшысы
13 октябрьдә республика программасы буенча төзелгән һәм файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыклары кулланылуының нәтиҗәлелеген тикшерү максатыннан безнең районда биш кешедән торган эшче төркем булды, аның составына ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре керде. Беренче булып...
-
Юлларны кайгырту – алар бурычы
Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Сезонлы эшләр башкару буенча тармакның эшенә йомгаклар ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү өчен бу яхшы форсат. Районның юл хезмәте бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эшләр алып бара. Трассалар, авыл һәм поселок юллары яңартылу һәм төзекләндерелү нәтиҗәсендә халыкның яшәү...
-
Ринат Рахматуллин хастаханәгә эләккән
Татар эстрадасының танылган җырчысы Ринат Рахматуллин авырып киткән дип ишеткәч, җырчының хәлен белешергә дип үзенә шалтыраттык. Ул инде 23 сентябрьдән үк Республика клиник хастаханәсендә ятуын әйтте. - Барасым килмичә генә туганнар, гаиләм белән Мисырга ял итәргә барган идек. Анда кондиционер астында тоташ берничә сәгать йокладым. Шул җитә калгандыр инде, Казанга...
-
Кама Тамагында киләсе көннәрдә 5 градус чамасы җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 15 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республика районнарында урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Талгын җил исә. Республикада уртача һава температурасы төнлә - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы, көндез исә 2-7 градус җылы...
-
Балыкчыны явызларча үтерүчеләр тоткарланды
38 яшьлек Сергей Елесин узган шимбәдә автомобиле белән юкка чыккан булган. Кичә аның яндырылган машинасын һәм үле гәүдәсен таптылар. Сергей һәвәскәр балыкчылар федерациясе активисты иде. Аны күмәкләшеп - туганнары, дуслары эзләде. Соңрак аларга балыкчылар, шәхси вертолет, полиция, коткаручылар кушылды. Кичкә таба янган "Шевроле-Нива" машинасын һәм Сергейның гәүдәсен "Ковали" газбүлү станциясеннән...