Фәрит Мөхәммәтшин: «Борчылырга кирәкми, ышаныгыз, сез канәгать калырсыз»
Владимир Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы составына үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Әлеге документта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты дип түгел, ә «Татарстан Республикасы башлыгы» дип күрсәтелгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистлар белән очрашуы вакытында шушы указ турында да сүз булды.