15 июль 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы Каратай(Уразлино) авылы тарихында беренче тапкыр "Авыл бәйрәме" үткәрелде.
Бер күрешү-үзе бер гомер, ди татар халкы. Бүген Каратай(Уразлино) авылы тарихында үзенчәлекле һәм истәлекле вакыйга- беренче тапкыр "Авыл бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән авыл уртасындагы мәйдан тирә-як авыллардан, шәһәрләрдән кайткан кунакларны, авылдашларны үзенә җыйды. Бәйрәм котлаулар, матур җыр, күңелле музыка, шатлыклы очрашу авазларыннан көне буе гөрләп торды.
-
Кама тамагы Яңа Сала авылы китапханәсендә “Көндәлек матбугат” танышу сәгате узды.
Яңа Сала авылы китапханәсендә актив укучылар белән "Көндәлек матбугат" исемле вакытлы матбугат белән танышу сәгате узды. Балалар өчен "Ялкын", "Салават күпере", "Идел", "Непоседа" һәм башка журналлар тәгъдим ителде. Укучылар кайбер газета-журналлар белән беренче тапкыр танышты, кызыксынып, өйләренә яздырып алучылар да булды.