15 июль 2015 яңалыклары
-
Болгарга кадәр өстәмә рейс
17 июльдән җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Болгарга кадәр кичке рейс кертелә. "Метеор" Казаннан 18.10 сәгатьтә кузгала, Ташевка, Тенеш, Кама Тамагы һәм Болгарга керә. чыганак: http://vk.com/port_kazan
-
Исерек килеш руль артында булган ирне 2076 елга кадәр правасыннан мәхрүм иткәннәр
Омск шәһәрендә яшәүче ир-атны 63 елга правасыннан мәхрүм иткәннәр. Аны инде исерек хәлдә рулҗ артында булган килеш 16нчы тапкыр тоткарлыйлар. Кабаттан правасын ул 2076 елда ала алачак, аңа ул вакытта 99 яшь була.
-
Омскида һәлак булган солдатлар белән хушлаштылар
Омскида казарма җимерелү аркасында һәлак булган солдатлар белән бәхилләштеләр. 12 июль кичендә булган фаҗига уңаеннан кичә шәһәрдә матәм көне игълан ителгән иде. Казарманың ишелүе 23 яшь егетнең гомерен өзде. Фаҗигага китергән сәбәпләр җентекләп тикшерелә. Инде тоткарланучылар да бар. Татарстаннан армиягә алынучылар арасында зыян күрүчеләр булуы турында хәбәр ителмәде. http://intertat.ru/
-
Асылъяр татар эстрадасына кире кайтырмы
Асылъяр иҗатына битараф булмаучыларны бер үк сораулар борчый: "Кая югалды Асылъяр? Кире шоу-бизнеска, татар эстрадасына кайтырмы икән?" "Барсыда Аллага Шөкер! Югалу сәбәбе сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны мин дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды. Әкрен генә кире...
-
Ачык ишекләр көне
13 июльдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Чара мәктәпнең "Тау ягым" ансамбле чыгышы белән башланды. Эльвина Мөхәммәдуллина һәм Эльза Гарифуллина инглиз телендә җыр башкарды. Аннары мәктәп директоры Альберт Мифтахов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә мәктәп тормышы турында һәм киләчәккә планнар хакынада сөйләде.11 сыйныф укучылары Алинә Нәҗмиева...
-
17 яшьлек кызга урлаша белмәве аркасында җинаять эше кузгатылган
Чистайдагы 17 яшьлек кызга урлаша белмәве аркасында җинаять эше кузгатылган. Ул кибеттән яңа күн сумка, джинс чалбар һәм туфли чәлдереп чыккан. Киштәдәге әйберләр югалуын сизеп алган сатучылар тизрәк хокук сакчыларын чакырта. Тикшерү барышында кибет киштәсендә иске сумка табып алына. Ә аның эчендә карак кыз исеменә иминият таныклыгы да була. Безнең...
-
Татарстанда Ураза гаете вакыты тәгаенләнде
Быел Ураза бәйрәме - Гает көне 17 июльгә туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала. 17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин...
-
Канализация торбаларын ремонтлаганда көчле искә чыдый алмыйча 50 яшьлек ир-ат үлгән
Тукай районының Нарат урманы бистәсендәге терлек фермасында ике эшче бәхетсезлеккә юлыккан. Алар канализация торбаларын ремонтлаган. Көчле искә чыдый алмыйча, 50 яшьлек бер ир-ат аңын югалткан. Икенчесе иптәшен коткарырга теләп үзе дә чокырга төшеп киткән. Аларның чокырдан чыга алмавын күреп, хезмәттәшләре ярдәмгә ашыккан. Ләкин инде соң булган - бер эшче урында...