Кама Тамагы мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен экскурсия формасында музей дәресе үткәрелде
Дәрес бүгенге көнгәчә туган як мәдәниятен, милли традицияләрне саклаган оста куллы талантлы кешеләргә багышланды. Туган якны өйрәнү музееның тарихи-археология, этнография залындагы бай экспозиция ата-бабаларыбызның күпкырлы таланты, осталыклары, уйлап чыгару сәләтенә ия булганлыгы турында сөйли.