15 май 2015 яңалыклары
-
"Игътибар - балалар!" акциясе башланды
15 майда "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе башланды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итә һәм өлкәннәр, укытучылар, ата-аналар игътибарын балалар юл травмасына проблемасына җәлеп итәргә тиеш. Балаларның мәктәптә укулары тәмамалана, алар ишек алларына ашыга, велосипедларда һәм роликларда йөри - бу вакытта шоферларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Юлларда балаларны саклагыз!
-
Призывник көне
Районда хәрби хезмәткә чакырылучылар яшендәге егетләрне Россия Кораллы көчләре сафына тантаналы шартларда озату матур гадәткә әверелде. Чираттагы хәрби хезмәткә чакырылучылар көне район мәдәният йортында бүген үткәрелә. Егетләрне Ватаныбыз чикләрен лаеклы саклаулары һәм намуслы хезмәт итүләре турындагы матур теләкләр көтә. Район мәдәният йортының үзешчән артистлары әлеге чара уңаеннан үз программаларын әзерләгән...
-
Бүген – Халыкара гаилә көне
15 майда дөньяда ел саен Гаилә көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1994 елда оештырыла. Ул вакытта БМО Генераль ассамблеясы елдагы 365 көннең берсе гаиләгә багышланырга тиеш, дип карар итә. Моның өчен язгы иң матур айларның бер көне - 15 май көне билгеләнә. Кадерле дуслар! Сезне Халыкара Гаилә көне белән котлыйм. Җәмгыять...
-
Лимонлы су эчү өчен 4 сәбәп
1) Иммунитетны ныгыта. Лимон С витамины белән калийга бай һәм шуның белән ул баш мие, нерв системасы эшчәнлеген яхшырта, кан басымын контрольдә тота. 2) Тиз ябыктыра. Лимон согындагы пектин организмга ашыйсы килү теләге белән көрәшергә ярдәм итә. 3) Әлеге эчемлек ашкайнату системасы, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген яхшырта. 4) Тән тиресен чистарта....
-
Районда эчке партия сайлаулары дәвам итә
Районның Иске Казиле һәм Иске барыш авыл җирлекләрендә "Бердәм Россия" БСПның эчке партия сайлаулары үткәрелде. Праймеризда һәр җирлектә 40ар сайлаучы катнашты.
-
Бөек Җиңү хөрмәтенә - велойөгерү
10 майда район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велойгерүдә катнашты. Велойөгерүне ТР прокуратурасы оештырды. Казан-Альвидино маршрутының гомуми озынлыгы Бөек Җиңү көнен символлаштырган 70 км тәшкил итте.. Чарада катнашучылар Питрәчтә һәм шушы районның Альвидино авылындагы мемориалга чәчәкләр салды, 1941 елда Брест крепостен саклауда катнашкан офицер, Советлар...
-
Хәтер исәннәр өчен кирәк
Халкыбызга май ае - 70 елдан бирле иң кадерле ел фасылы, чөнки бу айда 26 миллион кешенең гомере бәрабәренә яулап алынган "күз яшләренә төренгән шатлыклы вакыйганы" - Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Сугышта һәлак булганнарны барлау, хәбәрсез югалганнарны ачыклау, бүген исән булган сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү - болар барысы...