15 апрель 2015 яңалыклары
-
Казан шәһәре үзәгендә бер кешене машина бәрдергән [+фото]
Бу хәл кичә сәгать иртәнге 7 дә була. Opel Corsa шоферы ярамаган урында чыгып барган җәяүлене бәрдерә. Җәяүле шунда ук җан бирә. Хәзер Казанда булган бу фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. Әлеге урамда моның аркасында зур бөке хасил булган.
-
Илназ Минвәлиев: “Миңа түзгән хатынга рәхмәт” (ФОТО)
Җырчы Илназ МИНВӘЛИЕВ сәхнәдән бер ел чамасы югалып торган иде. Хәзер яңадан иҗатка чумган. Шалтыраткач: "Күрешеп сөйләшик әле бер. Хәбәрләр шактый җыелды", - диде ул. Әйтелгән урынга төгәл вакытка килеп бастым. 40 минут көттереп, Илназ да килеп җитте. - "Бөке"дә утырдым. Әй, ачуны чыгара да бит. Шул бетерә инде сәламәтлекне....
-
Саба фаҗигасе: әбисен үтергән 10 яшьлек малай психиатрия хастаханәсенә китерелгән
Әбисен пычак белән кадап үтергән, аннары әнисенә һөҗүм иткән Байлар Сабасында яшәүче 10 яшьлек малайны Казанга китергәннәр. Ул Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә тикшерү үтәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте. Яшенә бәйле рәвештә малай җинаять җаваплылыгына тартыла алмый. Шулай да тикшерү органнары үтенече буенча...
-
Дизайн проектына бәйге
Агымдагы елда якташыбыз, язучы-драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 80 яшь тулыр иде. Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты район үзәгендәге Туфан Миңнуллин музее территориясен кече архитектура формалары кулланып чәчәкләр утырту һәм ландшафт яшелләндерүе белән төзекләндерүдә иң яхшы дизайн проектына конкурс игълан итә. Яшәү урынына, махсус белем һәм яшькә бәйсез рәвештә...
-
Юлчыларның кызу эш вакыты
Быелгы яз кыраулары, көннәрнең җылы торуы явым-төшемнәре белән үзенчәлекле. Әмма болар гомуми файдаланудагы трассаларда юл полотнасы сыйфатына яхшы тәэсир итә дип әйтеп булмый. Һава шартлары яхшыруга "Татавтодор" Апас филиалы юл участогы юлдагы чокырларны ремотлауга кереште. Башта эшләр салкын асфальт файдаланып башкарылды. Аннан соң алмашка кайнары килде. -Асфальт- бетон заводы 20...
-
Юбилярны котладылар
Юсупова Шәһидә Шиһабетдин кызы 2015 елның 13 апрелендә узенен 90 яшьлеген тутырды. Олуг бэйрэмгэ Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Павел Николаевич Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесенен социаль сораулар буенча урынбасары Илдан Шаймурзин хэм Олы Бортас жирле узидаресе башлыгы Радик Сэгъдиев килеп эбигэ шэхсэн узлэренен жылы...
-
Йөк машиналарына чикләүләр - төбәк юллары таушалмасын өчен
Иртәгәдән башлап, авырлыгы артык зур булган йөк машиналарына Татарстанның төбәк юллары буйлап хәрәкәт итү тыелачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чикләүләргә битараф йөртүчеләргә каралган штрафлар күләме исә шактый зур булулары белән аерылып тора. Билгеле булганча, әлеге төр чикләүләр Татарстанда һәр елны кертелә. Аларның төп максаты - юлларның вакытыннан алда...