15 апрель 2014 яңалыклары
-
Идел буе чемпионаты
12-13 апрельдә Дмитровград шәһәрендә бөтенроссия көрәш федерациясе призына милли көрәш турниры үткәрелде, анда 11 төбәктән килгән спортчылар катнашты. Татарстаннан барган ике команданың берсе составында Кама Тамагыннан Равил Мөбәрәкшин да көрәште һәм 100 килограммга кадәр үлчәү категориясендә икенче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Фольклор фестивале
Узган шимбәдә район мәдәният йорты Иделаръягы зонасы алты районыннан кунаклар кабул итте. Биредә "Иске Казан- түгәрәк уен" татар фальклор фестивалендә катнашучылар җыелды. безнең районнан анда Кама Тамагы Олы Яңасала, Иске Казиле һәм Келәнче коллективлары чыгыш ясады.
-
Йөзүчеләр саны киңәя
Узган җомгада "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында ТР укучылар спартакиадасы кысаларында йөзү буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда җиде мәктәп командасы катнашты: Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Затон, Рудник, Олы Кариле, Кирельск, Сөйки урта мәктәпләре. Ярышлар дүрт яшь категориясе буенча узды. Кечкенә төркемдә кызлар арасында Рудник мәктәбеннән Любава Букушкина җиңү яулады. Малайлар...