15 март 2012 яңалыклары
-
Реклама турында
Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан реклама турында күпсанлы закон бозуларга бәйле рәвештә район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров аңлатма бирә: 2006 елның 13 мартындагы "Реклама турында"гы Федераль законның 3 маддәсе нигезендә, билгеле бер кешеләргә адресланмаган һәм реклама объектына игътибар бирүгә, аңа кызыксыну булдыруга юнәлтелгән, теләсә нинди ысул һәм формада таратылган мәгълүмат...
-
Күңелсез хәлләр
Урлавы җиңел дә, җавап тотуы авыр. Әлеге мәкальне 5-11 мартта эчке эшләр бүлегенә кергән мәгълүматлардагы фактларда телгә алынучылар исенә төшерәсе килә. 9 мартта төнге сәгать 11дә Сөйки авылындагы янгын сүндерү депосыннан DVD-уйнаткыч һәм ике бензин пычкысы урлыйлар. 9 марттан 10 мартка каршы төндә Тәмте авылында яшәүче йортыннан продуктлар урланган. Язгы...
-
«Үлемне кайда саталар?»
19-29 мартта ТРда РФ наркотиклар әйләнешенә конттроль буенча Федераль хезмәт «Үлемне кайда саталар - хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең I этабы үткәрелә. Наркотикларның законсыз әйләнешенә, наркотикларга бәйлелекне дәвалау һәм тернәкләндерүгә бәйле сораулар, шулай ук наркотикларны медицинадан тыш куллануны кисәтү чаралары турында түбәндәге белгечләрдән консультация алырга мөмкин: наркоконтроль: 8 (84374)...
-
Шигырь укучылар конкурсы
Узган чәршәмбедә Кама Тамагы татар урта мәктәбе базасында "Тере классика" Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль туры үтте. Анда 13 мәктәп укучысы катнашты. Жюри рус һәм совет язучыларының прозасыннан өзекләргә бәя бирде. Укучылар Зощенко, Тургенев, Гоголь, Лермонтов әсәрләрен сайлаган. М.Кулагина, Н.Сорокина, Ф.Заһретдинова әзерләгән укучылар чыгышын жюри яхшы дип тапты. Затон...
-
Уңай үзгәрешләр күзәтелә
-
Сөт чишмәләре саекмасын
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны абзарларда асрау вакытында сыерларның продуктлыгын арттыруны дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Ленин исемендәге хуҗалыкта бер сыердан көненә уртача 14,4 килограмм сөт савалар, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 килограммга артык, «Кама Тамагы» АХПда 12,8 (+0,8 килограмм),...
-
«Һәр ана матур...»
Районның туган якны өйрәнү музеенда кичә «Һәр ана үз баласын яратуы белән матур» дип исемләнгән «Ана даны- Материнская слава» медале белән бүләкләнгән күп балалы аналар белән очрашу булды. Районыбызда 18 хатын-кыз шундый бүләккә ия булган.
-
«Йолдызлык» фестивале
Кичә район мәдәният йортында «Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең район этабы булды. Анда гомумбелем бирү һәм музыка мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларына йөрүче балалар катнашты. 21 мартта район этабында җиңүчеләрнең гала-концерты була. Биредә үк киләсе атна ахырында Буа шәһәрендә үткәреләчәк зона этабында катнашучылар ачыкланачак.
-
Җинаятьләрне кисәтү
Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыкландыру һәм качып йөрүче җинаятьчеләрне, хәбәрсез югалганнарны эзләүне активлаштыру максатында район территориясендә РФ МВД «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре «Розыск» оператив-кисәтү операциясе үткәрә. 16 марттан 26 мартка кадәр «Җинаятьче» операциясе оештырыла, аның максаты шартлы рәвештә хөкем ителүче гражданнарның режимны саклауларын тикшерү буенча...
-
Проектта катнашучылар
Киләсе атнада «Мәгариф» милли проектының район этабы старт ала. Бүгенге көнгә алты укытучы конкурста катнашу өчен үз кандидатураларын тәкъдим итте. 19 мартта Кама Тамагы татар урта мәктәбе базасында проектта катнашучы укытучыларны ачык тыңлаулар үтә.
-
Җир – күп балалылар өчен
Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар халиков җитәкчелегендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләсенә багышланган видеобрифинг режимындагы чираттагы киңәшмә үткәрелде. 13 мартка 10 мең 777 гариза бирелгән. Илдар Шәүкәт улы ассызыклаганча, гаиләләргә бирелгән җир участоклары тиешенчә рәсмиләштерелергә тиеш. Бүгенге көнгә җиде муниципаль район җир участоклары бирү нормасын расламаган....
-
Язгы ташуга әзер бул!
Урамда календарь язының ярты ае тәмам. Су басуга бәйле гадәттән тыш хәлләргә әлегә алшартлар булмаса да, аңа алдан әзерләнеп тору мәслихәт.