14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда “Балаларга шатлык бүләк ит” дип исемләнгән чара узды
Аңа волонтерлар, әти-әниләре белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылганнар иде. Башта кунаклар музей күргәзмәләре белән таныштылар. Аннары музей хезмәткәре Гүзәл Гафиятуллина кызыклы уеннар оештырды,балалар мәкальләрнең ахырын әйттеләр, әкият геройларын танып белделәр. Бигрәк тә волонтерларның шарлардан уенчыклар ясавы барысына да ошады. Чара дустанә чәй эчү белән тәмамланды.
-
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә 7 декабреннән 14сенә кадәр Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге төрле авырулар буенча 119 чакыру алган, район буенча - 21. Шуларның: йөрәк-кан тамырлары буенча - 28 юл-транспорт һәлакәтләре буенча - 0 госпитальштерелгән - 12 Буа шәһәре кан тамырлары...
-
Казанда “Бәхетле” сәүдә үзәгендә ир-ат эскалатордан егылып төшеп үлгән
Кичә Казанда 18 сәгать тирәсендә Ямашев проспектындагы "Бәхетле" сәүдә үзәгендә фаҗигале хәл булган. 1961 елгы ир-ат 3 нче каттан өскә таба хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аста басып торган кеше өстенә егылып төшкән. Егылу нәтиҗәсендә ир-ат шунда ук үлгән, ә икенче ир-ат хастаханәгә озатылган. "Бу факт буенча тикшерү башланган",...
-
Кама Тамагы Җәмигъ мәчетендә район мөслимәләр берлеге түгәрәк өстәл уздырды (фото)
Аңа район үзәгеннән кайнана һәм киленнәр, Кама Тамагы урта мәктәбендә укучы 8 сыйныф кызлары чакырылган иде. Сөйләшүдә гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр нинди булырга тиешлеге хакында барды. Чараны дога укып мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Яруллин ачып җибәрде. "Җир йөзенә Аллаһы Тәгалә барлык нигъмәтне парлы рәвештә биргән",-диде ул һәм өлкән апаларга мөрәҗәгать итеп: "Сез...
-
Кама Тамагы штпда яшәүчеләр “Үзсалым” программасында катнашыргамы, юкмы икәнлеген хәл итте
Без барыбыз да поселокта яхшы юллар булуын, чүп-чар өеме җыелып ятмавын, җәяүлеләргә тротуарлар һәм күперләрдән йөрү уңайлы һәм куркынычсыз булуын телибез. Ә без үзебез ушы уңайлыклар тудыруда катнашырга әзерме, яисә көнүзк мәсьәләләрне хәл итү өчен бюджетта акча булганны көтәргәме. Каматамагылыларның референдумда катнашу активлыгы түбән булган. Күпләр үз фикерен әйтергә теләмәгән....