14 июль 2014 яңалыклары
-
Идел буе халыклары фестивале
12-13 июльдә Ульян өлкәсенең Павловка поселогында илебез халыкларының мәдәни мирасын һәм милли традицияләрен саклауга юнәлдерелгән "Поволжская глубинка» II Бөтенроссия милли мәдәният фестивале үткәрелде. Фестивальдә Татарстан Республикасыннан Яшел Үзшн районының "Җәүһәр" фольклор коллективы (җитәкчесе Резидә Александрова) һәм Кама Тамагы муниципаль районыннан «Тау ягы» фольклор коллективының өлкәннәр төркеме (җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина) катнашты....
-
Музейда булдылар
Гаилә һәм балага ярдәм итү бүлеге Гаилә һәм мәхәббәт көненә багышланган икенче чара үткәрде. Бу юлы аларга ярдәмгә Красновидово музее директоры Ольга Гришукова килде. Кама Тамагыннан алты бала һәм тернәкләндерү бүлегендә ял итүче ханымнар авыл музеенда кунакта булды. Хуҗабикә Ольга Гришукова кунакларга 18-19 гасырда рус гаиләсе гореф-гадәтләре турында сөйләде һәм...
-
Афәрин, Салават!
Фотосурәттәге бу егет быел Кама Тамагы татар урта мәктәбен 4 һәм 5 билгеләренә генә тәмамлаган Салават Кадыйров. Яхшы уку белән бергә ул җырларга, оста итеп биергә, гитарада уйнарга ярата. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тау ягы» балалар фольклор ансамбленә, балалар музыка мәктәбенә йөри. Музыка җитәкчесе Ирек Зарипов җитәкчелегендә гитарада...
-
Район үзәге урамнары яктырды
Җомга һәм шимбә көннәрендә Кама Тамагы район үзәгендә урам фонарьларын алыштырдылар. Җирлек башлыгы урынбасары Нияз Камалиев әйтүенчә, фонарьлар Ипотека поселогына, Агрошәһәрчектә, Заов.Каратайда, өлешчә Ленин урамында, шулай ук Калинин, Дзержинский,Карл Маркс урамнарына куелды. 151 фонарьны Казан электр монтаж фирмасы эшчеләре куйды һәм тоташтрыды.