14 март 2016 яңалыклары
-
Даныш авылында яшәүче Сәлимова Фәүзия Борһан кызына бүген 90 яшь
Кадерле әниебез, иң олы апабыз! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Табыннарың мул булып, балаларыңны, оныкларыңны сөендереп яшә. Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып, Килә сине тәбрик итәсе. Килә сиңа нык исәнлек теләп, Матур сүзләр генә әйтәсе. Бер гаиләнең биш баласы бит без, Иң олысы синдер, туганым! Күңелебезгә сеңеп калган....
-
Район үзәгендә яшәүче Галиуллин Франгиз Галимулла улының 12 мартта гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее
Аны чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Без сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәткә бирешми, көчле рухлы булып, балаларың һәм оныкларыңның ярдәмен, игелеген күреп яшә. Син безнең иң сабыр, якын киңәшчебез, яраткан дәү әтиебез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, безгә терәк булып әни белән тигез гомер итегез....
-
12 март көнне Балчыклы авылында безнең төп нигезебездә зур бәйрәм. Әниебез Камалиева Миңнебәян Фәйзерахман кызының юбилее – аңа 90 яшь
Сине чын күңелебездән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Безне - 9 балаңны ялгызың кадерләп үстереп тормыш юлына аяк бастырдың. Хәзер дә безгә төпле киңәшләрең, изге догаларың белән ярдәм итәсең. Туган нигезебездә һәрчак колач җәеп каршы аласың. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, кайгы-хәсрәт күрмичә балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Котлы...
-
Келәнче авылында яшәүче әтиебез Ибраһимов Әсхәт Гани улының 55 яшьлек олуг юбилее
Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, тормышыңның шатлык-сөенечләр белән тулып торуын телибез. Тырышлыгың, хезмәт сөюең , тормышның тәмен белеп, яратып яшәвең белән безгә үрнәк булып торасың. Якыннарыңның, туганнарыңның ягымлы карашын, кайгыртуын һәм хөрмәтен тоеп тигезлектә-тынычлыкта яшәргә насыйп булсын. Котлы булсын бәйрәмең Тыныч...
-
Олы Кариле авылының «Кыңгырау» балалар бакчасында 35 ел гомерен, көчен балалар тәрбияләүгә багышлаган гүзәл зат – тәрбияче Димиева Гөлсем Габделхак кызының 18 мартта 55 яшьлек юбилее
Әле бүгенгедәй исемдә: 1980 елда Гөлсем Чистай педагогия училищесын тәмамлап юллама буенча Олы Кариле балалар бакчасына эшкә килде. Без аның белән озак еллар бергә эшләдек. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, акыллы киңәшче булды ул. Балаларны бик яратты, ә балалар аны «безнең Гөлсем апа» дип кенә тордылар. Куп еллар буена район методик...