14 февраль 2016 яңалыклары
-
20 февральдә Кама Тамагы Куйбышев Затонның Столяров исемендәге мәдәният йортында хәйрия концерты булачак
Барлык җыелган акча кыйммәтле дәвалану таләп ителгән авылдашлары исәп-хисап счетына күчереләчәк. Бу затонлылар катнашындагы беренче хәйрия акциясе генә түгел. Барыбыз да хәтерлибез: ике ел элек поселок халкы Руслан Сметанинга ярдәм итте. Быел ул мәктәпне тәмамлый. Монда чит кеше хәсрәтенә битараф булмаганнарның да өлеше зур.
-
Кама Тамагы районында яшәүче 10 кеше «Газпром» ААҖдан законсыз рәвештә материаль файда алырга уйлаган
Районда яшәүче берничә кеше, җир участогы чикләрен билгеләү максатында аны межалаганда, участок чикләрен газүткәргечкә таба киңәйтә. Газ белән тәэмин итү объектлары алар участогында калгач, бу гражданнар үз хокуклары бозылган дип санап, «Газпром» ААҖдан матди файда алырга омтыла. Агымдагы елның гыйнварында район комплекслы газ хезмәтенә Тәмтедә яшәүчеләрдән дәгъвалар керә. Шикаятьнең эчтәлеге...
-
Кама Тамагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 1 мартка кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына отчет бирергә тиеш
"Җитештерү һәм куллану калдыклары турында"гы Федераль законның 18 маддәсе нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органына калдыклар барлыкка килү, файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет бирергә тиеш. Төбәк дәүләт экология күзәтчелегенә караган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ел саен 1 мартка кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый...
-
Кама Тамагы 1 курс студентлары мәктәптә югары сыйныф укучылары белән очрашуда катнаштылар
Мәктәп укучылары өчен февраль башы - уку вакыты, ә студентлар өчен - кышкы сессиядән соң ял итү һәм белем өлкәсендә яңа җиңүләр яулау өчен көч туплау чоры. Әмма алар туган мәктәпләре өчен дә вакыт табалар. Төрле уку йортларының 1 курс студентлары Кадрия Хәйруллина, Рузель Сергеев, Радик Нигмәтуллин югары сыйныф укучылары...