13 август 2015 яңалыклары
-
Җитеш тормышта яшәү өчен аена 23 мең сум кирәк
Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда...
-
Россиягә шпрот кертелми башлый
14 августтан Роспотребнадзор идарәсе Россия җирлегенә Польшада җитештерелгән балык консерваларын - шпротларны кертүдән туктата. "Зәйтүн маендагы шпрот" консерваларын тикшергәннән соң, идарә тармагы җитешсезлекләр барлыгын ачыклаган. Төгәлрәк әйткәндә, этикеткада язылган азык һәм энергетика кыйммәте турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгән. Моннан тыш ризык составында да кайбер нормаларның бозылуы ачыкланган. Шуларны нигез итеп,...
-
Эшче яшьләр авылда кала
Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSrills Competiton үткәрү хокукын отты. 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча чемпионат үткәрелә. Мондый карар дүшәмбе көнне Сан-Паулуда WorldSrills International генераль ассамблеясендә халыкара жюри тарафыннан чыгарылды. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Үз территориясендә чемпионатны кабул итү хокукына шулай ук Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре...
-
Котельняларның кышка әзерлеге
Бүген торак фонд һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны җылыту сезонына әзерләү тулы көченә бара. Район коммуналь комплексы котельняларында җылыту сезонына 5 казан алыштырылачак. Куйбышев Затонда авария хәлендәге күпфатирлы 6 йорт өчен квартал котельнясында су җылыту казаны куелачак. Шулай ук күпфатирлы ике йорт-тулай торакта тышкы яктан ике казан куелачак. Кама Тамагындагы ике...
-
Туфан аганың тууына 80 ел
25 августта безнең якташыбыз драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел була. Бу уңайдан Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры безнең районда гастрольләр турын 22 августта Туфан аганың авылы Олы Мәрәтхуҗада "Гөргөри кызын бирә" спектакле белән ачып җибәрә. Аны 23 августта Кыртапада, 24е - Олы Кариледә, 25е...
-
2016 елга пенсияләр арта! Күпмегә?
Киләсе елга пенсияләр артырга тиеш. Бу сан якынча 7 % булырга тиеш. Әмма әлегә төгәл саннар билгеле түгел. Соңгы тапкыр пенсияләр һәм социаль түләүләр агымдагы елның апрель аенда арткан иде. Сентябрьдә Владимир Путин пенсияләрне артуны имзалаган документны тәкъдим итәргә тиеш. http://www.almet-rt.ru/
-
Иҗтимагый үзидарәләр бәйгесе
Узган атнада районыбызның алты ТИҮ рәисе «Иң яхшы ТИҮ-2015» республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасында катнашты. Безнең район призерлары арасында Мордва Каратае, Куйбышев Затон, Балтач, Южная Околица (Кама Тамагы), Олы Карамал һәм Иске Барыш торак пунктлары төбәк иҗтимагый үзидарәләре аеруча актив булды. Әлеге ТИҮләр территорияне үстерүгә 160тан 500 мең сумга кадәр...