13 июль 2016 яңалыклары
-
Кичә Кама Тамагы районында комбайннарны кабул итү булып узды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ак Барс холдинг, Гостехнадзор вәкилләреннән төзелгән комиссия "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Олы Бортас һәм Сөйки бүлекчәләрендә, "Олы Кариле" ААҖда булды.
-
Каматамагылыларны Авыл көннәренә чакыралар
16 июль, шимбә көнне сәгать 10.00да Сатлыганда Авыл көне уздырыла. Кунакларны спорт ярышлары, милли уеннар һәм үзешчәннәр чыгышы көтә.17 июльдә мондый бәйрәм Олы Бортас авыл җирлегендә була.
-
17 июльдә Кама Тамагында “Идел-Кама” ll балык тоту чемпионаты һәм “Кама балыгы шулпасы” фестивале булачак
Бу көнне балык тотарга яратучылар иң күп балык тоту буенча, ә оста аш пешерүчеләр балык шулпасы пешерүдә ярышачак. Мәртәбәле жюри балык тоту осталарын һәм иң тәмле уха пешерүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Бәйрәмдә күңел ачу программасы һәм концерт номерлары көтелә. Программада - балалар аттракционнары, ярышлар һәм су уеннары булачак.
-
Район үзәгендә яшәүче Хәлиуллин Рафыйк Шәфикъ улының 14 июльдә 60 яшьлек юбилее
Хөрмәтле җизнәбез! Сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Котлы булсын синең юбилеең, Шатлык балкып торсын йөзеңдә. Безнең өчен бик тә кадерле син, Рәхмәт яусын барысы өчен дә. Күпме генә гомер итсәң дә син, Барыр юлың гөлгә күмелсен. Таң нурлары булып йортыгызга, Тик шатлыклар гына сибелсен. Изге теләкләр белән баҗаң Линар, балдызың...
-
Район үзәгендә яшәүче Хәлиуллин Рафыйк Шәфикъ улының 14 июльдә 60 яшьлек юбилее
Кадерле һәм яраткан җизнәбез! Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Синең тормыш юлында Шатлык та күп, җизни, сагыш та, Туры юлдан тайпылмадың, Атламадың ялгыш та. Рәхмәт әйтеп язмышка Кайгыларга бирешмичә Гашыйк булдың тормышка. Юл куймыйча сагышка Яшә җизни бәхеттә. Бирешмичә картлыкка, Кал син мәңге яшьлектә! Изге теләкләр белән балдызың Наҗия, баҗаң...
-
Кече Карамал авылында туып-үскән, бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче Хәлиуллин Рафыйк Шәфикъ улына 14 июльдә 60 яшь
Кадерле абый! Сине олы бәйрәмең белән тәбриклибез. Сиңа нык сәламәтлек, хәерле гомер, тугания апа белән тигезлектә гомер кичерүеңне, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Юлларыңа ак бәхетләр яусын, Шатлык балкып торсын йөзеңдә. Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын, Шул теләкләр бездән үзеңә. Матур тормыш, сәламәтлек теләп Юбилеең белән котлыйбыз. Шатлык белән, озын...
-
Кече Карамал авылында туып-үскән, хәзерге вакытта район үзәгендә яшәүче Хәлиуллин Рафыйк Шәфикъ улына 14 июльдә 60 яшь тула
Җәй айлары безнең өчен бәйрәмнәргә бай. Әти белән әнинең тормыш корып яшәүләренә 35 ел. Алар безгә үрнәк булып, иңне-иңгә куеп гомер итәләр. Безнең күңел һәрчак сиңа, Тели гел изге теләк. Җир йөзендә синнән башка, Беркем юк кадерлерәк. Син булганга бәхетле без, Рәхмәтлебез барысы өчен дә. Әти, изге синең күңелкәең, Озын...
-
Кече Бортас авылында яшәүче Вәлиева Фәридә Сәмигулла кызына 14 июльдә 65 яшь тула
Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Бу истәлекле көнең белән без сине чын йөрәктән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлекнең корычтай ныгын, шатлык-куанычларның көтмәгәндә килеп сөендерә торганын, бәхетнең шомырт чәчәкләредәй ак һәм сафын телибез. Нурлы йөзеңдә балкыган елмаюың сине гел шулай матурлап торсын, туар таңнар яхшы хәбәр, сөенечләр генә китерсен. Әни! Син безнең...