«Булгария» пароходындагы фаҗига турындагы эш Кама Тамагы район судында тикшереләчәк
Татарстан Республикасы прокуратурасы "Булгария" теплоходында 2011 елның 10 июлендә фаҗигале төстә һәлак булган 122 кешенең үлемендә гаеплеләргә карата җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады.
Хөкем каршына "АгроРечТур" ООО директоры Светлана Инякина, "Российский Речной Регистр" ФГУ Кама филиалы Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария" дизель электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе...