13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Даныш авылында яшәүче Сөләйманова Әминә Харис кызына 19 гыйнварда 75 яшь
Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Без сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәткә бирешми, көчле рухлы булып балаларың һәм оныкларыңның ярдәмен, игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Син безнең иң сабыр, якын киңәшчебез, ягымлы һәм яраткан дәү әниебез синең акыллы киңәшләрең безгә һәрчак кирәк, барысы өчен дә зур рәхмәт...
-
Каратал авылында яшәүче кадерлеләребез – Камәрия һәм Әсрар Сөләймановларның 16 гыйнварда Зөбәрҗәт туйлары
Сез никахка кергән көннән бирле 55 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып күңел җылысын тоеп гомер кичерәсез. Сез бүген дә кечкенә генә шатлыкны да ике итеп, балаларыгыз уйнап...
-
Кама Тамагы районы “Идел таңнары” газетасында реклама, котлау, белдерү, хәбәрләр бастыру бәяләре
2016 елның 1 гыйнварыннан "Идел таңнары" газетасында реклама, котлау, белдерү, хәбәрләр бастыру бәяләре түбәндәгечә: Модульле реклама: 1 полоса 860 кв см - 43000 сум, 1/2 полоса - 430 кв см -21500, 1/3 полоса 266,5 кв см - 14333,3, 1/4 полоса 215 кв см - 10750 сум, 1/8 107,5 - 5375...
-
Кама Тамагы Рудник урта мәктәбенең укучысы ТР “Галстуклы ил” профильле сменада катнашты
5 гыйнварда "Костер" республика балалар сәламәтләндерү белем бирү үзәгендә ТР "Галстуклы ил" балалар оешмалары активислары өчен профильле смена ачылды. Лагерь Татарстаннан 160тан артык делегат кабул итте. Безнең районнан форумда балалар иҗтимагый берләшмәсе район советы рәисе, Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Руза Хәйретдинова катнашты. - Лагерьдагы көннәр вакыйгаларга бай, кызыклы...
-
Бүген Кама Тамагы район үзәгендә төп чыршы ябылу тантанасы булачак
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чыршы утлары яктысында" дип аталучы яңа сәхнәләштерелгән уен программасы тәкъдим итәчәкләр. Бәйрәмдә интерактив мәйданчык - аттракционнар, күңел ачу уеннары эшләячәк. Анда балалар да, ата-аналар да катнаша ала.
-
Кама Тамагы район прокуратурасы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугаты көне уңаеннан ихлас күңелдән котлаулар кабул итегез. Бүген тормышны массакүләм мәгълүмат чараларыннан тыш күз алдына китереп тә булмый. Аның гражданлык позициясе, игътибарлык, барлык яңалыкларны кабул итү, асылын аңларга омтылу - барысы да журналистларга хас сыйфатлар. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшлек итүегез,...