12 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бәхетләрен хезмәттә тапкан
Айрат Кадыйров үз тормышларын яхшырак һәм матуррак итәргә омтылган авыл кешеләренең берсе. Ул гаиләсе белән берничә ел инде йортлары янында урамда чәчәкләр үстерә.Җәй буе аларны карап, су сибеп торалар. «Авыл җирендә чәчәктән кала да мәшәкать җитәрлек. Малларны карыйсы, кышка печәнен дә әзерлисе ...»-дияр берәүләр.Кадыйровларның зур ярдәмчел хуҗалыгы моның киресен исбатлый....
-
Мәктәпләр эшкә кушылды
1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр район мәктәпләре «Мин талантлы!» атнасына кушылды, ул Россия Федерациясе Президенты каршында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов тәкъдиме белән оештырылды. Шулай ук сентябрьнең беренче ункөнлегендә мәктәпләрдә экология дәресләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар да үткәрелде. «Саф җилләр» агитбригадалар конкурсы тәмамланды, Рудник һәм Тәмте мәктәбе...
-
Игелек атнасы
7 сентябрьдән республикада " Көзге игелек атнасы" башланды. Бу уңайдан мәктәпләрдә акцияләр,бәйгеләр,тематик дәресләр,төзекләндерү өмәләре,сугыш һәм хезмәт ветераннарына, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә бару, хәйрия концертлары һәм спорт чаралары каралган.
-
Кадетлар сынатмас
14 сентябрьдә Советлар Союзы герое Михаил Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәбе укучылары "Патриот" республика үзәгендә спортның хәрби-кулланма төрләре буенча зона ярышында катнашачак. Аларга уңышлар телибез.
-
Без инде кечкенә түгел
10-13 сентябрьдә "Волга" республика яшьләр үзәгендә Балалар оешмалары советы эшли. Әлеге чарада иҗтимагый хәрәкәт активистлары- Затон урта мәктәбе укучылары катнаша.