12 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Халык белән очрашулар тәмамланды
Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә район җитәкчелегенең елына ике тапкыр оештырылучы халык белән очрашуы тәмамланды. Гражданнар җыеннарында халыкны борчыган сораулар күтәрелә, аларның берсе дә игътибарсыз калмый. Алар җирлек, район дәрәҗәсендә карала, кайберләре республика һм федераль программаларга кертелә. Узган елларда күтәрелгән проблемаларның күбесе хәл ителгән: яңа юллар, социаль билгеләнештәге оъектлар төзелде. Авыл...
-
Сәламәтлек сәгате
9-10 сентябрьдә Тәмте урта мәктәбендә "Сәламәтлек" кисәтү программасы буенча бердәм "Сәламәтлек сәгате" дәресе (балалар һәм яшүсмерләр эчүчелеге зарары турында) үткәрелде.
-
Юбилярны котладылар
Бөек Ватан сугышы ветераны, Кама Тамагы штпда яшәүче Гыймадиев Кәшаф Шәйхи улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Кәшаф Шәйхи улы 1924 елның 11 сентябрендә туган. 1942 елда унсигез яшендә аны фронтка алалар. Башта Түбән Новгородта хәрби заводта эшли, аннары Архангельск, Ленинград, Эстония аша уза аның сугышчан юлы. Тарту, Нарва, Таллин...
-
Көзге әкият
11 сенябрьдә Столяров исемендәге мәдәният йорты һәм Затон поселок китапханәсе хезмәткәрләре "Родничок"балалар бакчасына сәхнәләштерелгән "Көзге әкият" тамашасы белән барды. Әзерлек төркеме балалары барлык киртәләрне узып, Аленушкага Кикимора һәм Убырлы карчыктан качарга ярдәм итте.
-
Ачык ишекләр көне
11 сентябрьдә Каратал авылындагы аерым янгын посты хезмәткәрләре Иске Казиле урта мәктәбе укучылары белән ачык ишекләр көне үткәрде. Янгын сагы хезмәткәре Р. Вәлиев укучыларга гидравлик-авария коткару коралларын, бүлекчә командиры И. Сафин төрле хәлләрдә коткару җебен бәйләүне, янгын сүндерү машинасын йөртүче Р.Сабирҗанов "Тревога" сигналы алынганда эш киемен тизлеккә киюне күрсәтте. Барлык...