12 март 2015 яңалыклары
-
Халыкара конкурс дипломанты
Безнең район талантларга бай, аның кешеләре төрле республика, федераль һәм халыкара конкурсларда җиңә, лауреат һәм дипломантлар була. Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укучысы Аида Заһретдинова «Инструменталь башкару» номинациясендә «Талант-2015» халыкара конкурсында III дәрәҗә дипломант булды.
-
Язгы ташуда сак булыгыз
РФ МЧС ГИМС үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Нияз Нуриев белән әңгәмәдән. - Географик урнашуына бәйле рәвештә безнең район күпсанлы балык тотучыларны үзенә җәлеп итеп тора, чөнки яр буе линиясенең озынлыгы 70 киломертдан артык. Әмма инде яз җитте һәм бу куркыныч тудыра. - Әйе, көннәр җылы торганда елгаларда һәм...
-
«Башваткыч» та кунакта
Татарстан телевидениесенең ТНВ каналында баручы "Башваткыч" тапшыруын карарга, кроссвордларын чишеп, баш ватарга яратмаган кеше бик сирәктер. Бу тапшыру - үзенең йөзе булган оригиналь тапшыруларның берсе. Күпләребез тапшыруны алып баручы танылган сәнгать эшлеклесе Җәвит Шакировның эшчәнлеген яратып кабул итәбез, аның таланты алдында баш иябез. Менә 10 мартта без дә шушы тапшыруда...
-
"Тау ягы" ансамбленең күчмә концерты булды
Олы Мәрәтхуҗа авылында "Тау ягы" фольклор коллективының күчмә концерты булды. Үзешчән артист Фәрит Садыйков үзенең яраткантатар халык җырларын башкарды. 5 кеше составындагы гармунчылар ансамбле тамашачыларны үзенең чыгышы белән шатландырды. Талия Яруллина, Гөлназ Минһаҗева, Лилия Хәлиуллина, Айрат Кадыйров, Ләлә Мотыйгуллина татар халык җырларын башкарды. Концертны Гөлназ Ибраһимова алып барды. Тамашачыларна һәр...
-
Алтын туй тантанасы
Балтач авылы мәдәният йортында Сөембикә һәм Рәшит Харисовларның алтын туйларына багышланган тантаналы чара булды. Аларны балалары, оныклары, туганнары юбилейлары белән котлады. Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин бәхетле парны илле еллык алтын туйлары белән котлап, аларга сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә бәхете, иминлек теләп, истәлек бүләк тапшырыды. Мәдәният хзмәткәрләре алар өчен...
-
Районның 10 мәктәбендә «Язгы игелек атнасы» дип исемләнгән хәйрия акциясе башланды.
Аның максаты - укучылар һәм укытучыларны ирекле башлангычларда район халкына ярдәм итү буенча актив эшчәнлеккә тарту. Акциянең девизы - «Бергәләп киләчәкне булдырабыз». Мәсәлән, 11 март Тәмте мәктәбендә кемнеңдер гомерен саклап калу өчен канын тапшырган кешеләргә багышланды. Бу көнне укучылар алдында медицина хезмәткәрләре һәм донорлар чыгыш ясады.