12 март 2013 яңалыклары
-
Юбилейга әзерләнәләр
Красновидоводагы Горький музеенда язучының 145 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек бара. Биредә 28 мартта Максим Горький тормышы һәм иҗатына багышланган сәхнәләштерелгән элементлар, мультимедия күрсәтүе белән зур чара узачак. Музей директоры Ольга Гришукова теләүчеләрне сәгать 14.00гә чарага чакыра. Бу якшәмбедә Красновидово мәдәният йорты янында бәйрәм чарасы була. Анда чанада шуачаклар һәм карачкы...
-
Яшь артистлар республика сәхнәсендә
Март аенда балалар музыка мәктәбендә укучылар татар җырына багышланган «Дулкыннар» VIII республика конкурсында катнашты. Беренче конкурска "Яшьлек" ансамбле белән Кристина Булатова барса, икенчесе телевизион конкурста катнашыга заявка бирделәр, аның нәтиҗәләре буенча телевизион тапшыруда җиңүчеләр чыгыш ясаячак.
-
Шигырьләрең сугара алса күңелләрне
"Җырлыйм сагыну хисләремне..." ...Нинди бәхет шагыйрь өчен Шигырьләре,Салкын чишмә сугаргандай Үзәннәрне,Сугара алса кеше күңелен. Әйе, күңелләргә тирән үтеп керә алган шигырьләр иҗат итүче Рәшит абый Данышлының "Мәхәббәт тәлгәшләре" исемле китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, 5 март көнендә үзәк китапханәдә шигъри җанлы булып күңелләребезгә кереп калган якташыбыз җирле шагыйрь Рәшит Салаватовның...
-
Юбилеең котлы булсын!
Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Хәйруллин узган атнада үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 6 мартта муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Салих аганы юбилее белән котлады һәм шәхсән үзе аңа Россия Президенты Владимир путин имзасы куелган котлау телеграммасын тапшырды. Салих Солтан улы 1923 елда Чаллы авылында туган. 1942 ел башында...
-
Укучылар арасында “IT-чемпион” конкурсы
1 мартта гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында "IT-чемпион" республика конкурсы старт алды. Конкурсны оештыручылар ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы. Конкурс дәвамында укучылар үзләрен "Иң актив укучы" һәм "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" номинацияләрендә күрсәтә ала. "Иң актив укучы" номинациясендә укучылар ата-аналарына usludi.tatarstan.ru ТР...
-
Эшкә бәя бирелде
Узган дүшәмбедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында икенче чакырылыш муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы булды. Совет утырышының көн тәртибенә бер мәсьәлә - «Кама Тамагы муниципаль район башлыгының 2012 елда социаль-икътисадый үсеш һәм 2013 елга бурычлар турында отчет»ы кертелгән иде. Доклад белән МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты (доклад газетабызның киләсе...