ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-инфонм»). ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчалары 12 гыйнвардан Саклык банкы, ВТБ 24 һәм «Ак Барс» банклары аша түләнә башлаячак. Бу хакта "Иминият кертемнәре агентлыгы" дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек элемтәләре департаменты хәбәр итә.
«Күрсәтелгән агент-банкларга "ИнтехБанк" кертемчеләренең билгеле бер төркеменә түләүләр башкару йөкләнә. Кертемчеләр агент-банкларга кертем счеты ачылган вакыттагы яшәү...