11 декабрь 2014 яңалыклары
-
Аерым янгын куркынычсызлыгы режимы
Аерым янгын куркынычсызлыгы вакытында ТР территориясендә янгынга каршы законны бозган өчен штраф күләме арта. ТР Минитсрлар Кабинеты карары нигезендә Яңа ел бәйрәм чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 15 декабрьдән 2015 елның 10 гыйнварына кадәр республикада аерым янгны куркынычсызлыгы режимы билгеләнә.
-
Укытучылар РМО утырышы
10 декабрьдә Кирельск төп мәктәбендә районның рус телле мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе (РМО) утырышы булды. Утырыш эшендә филология фәннәре кандидаты, КФУ ИФИ татар әдәбияты һәм методикасы кафедрасы доценты А. Мотыйгуллина, филология фәннәре кандидаты, татар әдәбияты һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Р. Ханнанов катнашты.
-
Хокукый уен
Кичә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә гаилә һәм балага ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Г. Сороковнина һәм Г. Хөснетдинова урта сыйныф укучылары белән "Мин үз хокукларым һәм вазыйфаларым турында нәрсә беләм?" дип исемләнгән конкурс уены үткәрде. Дәрес мәгълүмати-дидактик өлештән гыйбарәт иде. Анда укучылар илебезнең төп китапбы - РФ Конституциясе белән танышты....
-
Солдат яулыгы
Тәмте урта мәктәбендә "Җиңүгә кадәр 70 адым" - "Солдат яулыгы" мәктәп проектының беренче этабы тәмамланды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар исеме һәм фамилиясе - мәктәп укучылары һәм укытучыларының әти-бабалары исемнәре 70 корамага тегелеп, бердәм "солдат яулыгына" беркетелде. Әлеге хәтер символы 9 майда Җиңү паркына һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чыгарылып,...
-
Әтиләргә афәрин!
Район үзәгендәге "Салават күпере" балалар бакчасы җтиәкчелеге балаларның әтиләренә кошлар өчен утлыклар ясау үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Алар үтенечене игътибарсыз калдырмады һәм ясап та китерде.
-
Боз өстендә сак булыгыз
15 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр гомумбелем бирү оешмаларының 1-4 сыйныфлары арасында "Боз өстендә сак булыгыз" балалар рәсеме республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста җиңүчеләрнең барысын да котлыйбыз.
-
Ачык ишекләр көне
10 декабрьдә Затон мәктәбе укучылары өчен янгын сүндерү бүлегендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Чара вакытында укучылар янгын куркыгнычсызлыгына өйрәнде. шулай ук 4нче каравыл сагы җитәкчесе Федор Тарасов викториналар һәм инструктаж да үткәрде.
-
Код сәгате
9 декабрьдә Затон мәктәбендә урта һәм өлкән звеноларда "Россия дә код сәгате" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Ул "Бөтендөнья код сәгате"нә багышланган иде. Әлеге тема буенча чаралар барлык сыйныфларда үткәрелде.
-
Рейд үткәрелде
Кадет мәктәбендә "Хокук сакчысы" хокук бозуларны кисәтү отряды Куйбышев Затон штпның тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр сатылучы сәүдә нокталарына рейд үткәрде.