11 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Яңа объектлар – яңа мөмкинлекләр
Кичә безнең районга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшлекле сәфәр белән килде һәм берничә объектта булды. Бу вакытта аны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев озатып йөрде. Агымдагы елда район үзәгендә һәм Тәмтедә яңа балалар бакчалары төзелде, икесе дә 50шәр урынга, таучылар бистәсе - Тенештә...
-
Фотофакт
Газетабыз Мәктәп күле тирәли салынган брусчатканың плитәләрен алулары хакында берничә тапкыр язып чыккан иде. Матурлыкны теләсә кем булдыра алмый. Кайберләрнең шул матурлыкны җимерү өчен куллары кычытып кына тора. Поселокта яшәүчеләрнең күбесе һәм кунаклар аптырашта: «Кемнәр шулай кылана?» Фәхшилекнең бу күренешенә күпме түзеп торырга була соң? Гаеплеләр кайчан җавапка тартылыр? Әлегә...
-
Сәламәтлек кадерлерәк
10 ноябрьдә Кама Тамагы татар мәктәбендә гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге психологы Ләйсән Кәримуллина "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында тренинг элементлары белән дәрес үткәрде. Чарада урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Чара вакытында актив тормыш позициясе турныда әңгәмә үткәрелде, төрле күнегүләр ясалды.
-
«Мордва бизәкләре» – музей кунаклары
Мордва Каратае авылыннан «Мордва бизәкләре» үзешсчән иҗат коллективында катнашучылар районның туган якны өйрәнү музеенда кунакта булдылар. Аларның иң өлкәненә - 85 яшь, иң яшенә - 47. Алар барысы да музей эскпозицияләре белән кызыксынып танышты. Районның үткәне һәм бүгенге көне турында аларга музей хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева сөйләде. Аннары чәй табыны артында...