11 март 2014 яңалыклары
-
“Булгария”гә экспертиза
"Булгария" теплоходы һәлакәте эшендә яңа фактлар килеп чыкты. Бер гаепләнүченең үтенечен суд канәгатьләндерде. Ул судноның эксплуатациягә әзерлеге турында документларга кул куйган. Казанның Мәскәү район суды кабат комплекслы инженер- техник экспертиза билгеләде. "Булгария" теплоходы бату сәбәпләре ачыкланырга тиеш. Әлегә судно Куйбышев Затонында тора.
-
Яңа отчет формасы
Россия Пенсия фондында 2014 елның беренче кварталыннан бердәм отчет формасы кертелә. Ул бар категория иминләштерүчеләргә кагылачак. Отчетлар бердәм программа комплексы ярдәмендә тикшереоәчәк. Болай эшләү бирелгән мәгълүматларның туры килмәвен юкка чыгаракчак. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларыннан кала, фондка отчет бирүдән азат ителә.
-
“Россия почтасы” эшендә яңалыклар
Бу почта карточкаларына, хатларга, бандерольләргә кагыла. Бәяләрнең 5,2 процентка артуы планлаштырылган. Үзгәрешләр «Россия почтасының» үзгәрүчән бәяләр сәясәтен кертүенә кайтып кала. Россия хөкүмәте алга таба почта эшчәнлегендә зур яңалыклар кертергә җыена.
-
Бадминтон күз күремен яхшырта
Әлеге төр спорт уенының бай тарихы бар, ә киләчәге тагын да яктырак. Әйтергә кирәк, космоска тәүге очучы Юрий Гагарин Союзда беренче һәм аның буенча спорт мастеры да булган. Бадминтон уйнау реакция тизлеген арттыра һәм фикерләүне үстерә. 9-10 март көннәрендә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучылары Идел аръягы зона этабының ТРда...
-
Тере классика
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә "Тере классика" ("Живая классика») III Бөтенроссия чәчмә әсәр укучылар бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
-
Зарарлы гадәтләргә – юк дибез!
Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларны өстәмә белем чыганаклары ярдәмендә актив танып белү эшчәнлегенә җәлеп итү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату максатыннан "зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел!" исеме астында акция старт алды.
-
Балалар бакчасы төзелә
Хәзерге вакытта республикада максатлы федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, шуларның күбесендә безнең район да катнаша. Район үзәгендә максатлы программа буенча мәктәпкәчә яшьтәге учреждение төзү башланды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны арта. Моның белән бергә балалар бакчасына урын җитмәү дә алгы планга чыга. Бу хәл...