10 август 2015 яңалыклары
-
Казанда “Россия – Кытай: тарих һәм мәдәният” VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак
Программада 5 традицион юнәлеш буенча фикер алышу күздә тотыла (Казан, 10 август, "Татар-информ"). 8-11 октябрь көннәрендә Казанда "Россия - Кытай: тарих һәм мәдәният" VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак. Фәнни чараны КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Кытайны өйрәнү, Ерак Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы КФУ базасындагы Конфуций...
-
Йөк машинасыннан төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән
Әлеге һәлакәт кичкә таба Башкортстанның Туймазы районында булган. Олы юлда барганда авыр йөк машинасы "Вольво"ның арткы сул тәгәрмәче төшеп кала. Очып чыккан көпчәк башта туктап торган "Шевроле Круз", машинасына бәрелә, ә аннан юл кырыеннан барган малайга һәм аның әтисенә эләгә. Алган җәрәхәтләрдән 3 яшьлек малай шунда ук җан бирә. Аның...
-
Һава торышы бозыла
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 10 августта, һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Шулай итеп, 10 августта аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез Татарстанда урыны белән яңгыр явачак, яшен булу ихтималы бар. Җил көчәя. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Дүшәмбе һава температурасы Татарстанда -...