10 май 2014 яңалыклары
-
Факел белән килделәр
Бәйрәм көненең кичендә мәктәп укучылары кулларына шәмнәр тотып район үзәге урамнары буенча үттеләр. Алар һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында җыелдылар. Укычылар шәмнәрне чәчәк клумбаларына куйдылар. Аннан соң алар бер минут тынлык белән сугышта ятып калган бабаларын искә алдылар. Бу кичне сугыш еллары җырлары яңгырады.
-
Бәйрәм күчтәнәче
8 майда Г. Камал исемендәге театр хәйрия акциясе үткәрде. Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" исемле спектаклен безнең районнан 10 тыл хезмәтчәне тамаша кылып кайтты. Аны халыкны социаль ярдәм күрсәтү идарәсе оештырды.
-
Гаиләсе белән чыккан
Хәбибуллинна-Семагиннар гаиләсе бәйрәм тантанасына бөтен гаиләсе белән чыккан. - Фронтка минем әтием һәм аның биш туганы киткән, -ди Александра Семагина. - Әтием Петр, абыйлар Александр, Николай, Константин сугыш кырында ятып калды. Аларның исеме мемориал тактага язылган. - Әни ягыннан абыем Җәүдәт Гаяз улы Хәбибуллин сугыштан әйләнеп кайтып районда озак еллар...
-
I Мэктэп укучылары спартакиадасы тогэллэнде
Кама Тамагы мэктэбе укучылары бадминтон,волейбол,хоккейда чыгыш ясады. Олы Карилелэр жинел атлетикада,шорт- тректа,"Комеш тимераяклар" эстафетасында коч сынашты.Сойки укучылары чангыда хэм чангы эстафетасында, спорт ориентирлашуында катнашты. Милли корэштэ искеказилелэр ,йозудэ затонлылар уз кочлэрен курсэтте.Катнашучыларны укучыларнын I Республика спартакиадасында унышлы чыгышлары белэн котлыйбыз.