10 апрель 2014 яңалыклары
-
Нәни чибәрләр ярышка әзерләнә
Ике көн рәттән район үзәгенең "Салават күпере" балалар бакчасында "Мини-мисс- 2014" конкурсы уздырыла. Биредә сайлап алу турында җиңеп финалга узган балалар катнаша. Фотосүрәттә шуларның берсе Әминә Шәрәфетдинова үзенең визит карточкасын тәкъдим итә.
-
Язгы кыр эшләренә старт бирелде
Агымдагы елның язгы кыр эшләре объектив һәм субъектив сәбәпләр нәтиҗәсендә катлаулы булыр кебек. Биредә күп факторлар чагылыш табачак, мәсәлән, көзен сөрелмичә калган җирләр, материаль-техник тәэмин ителеш белән кыенлыклар, көзен аз күләмдә алып кайтылган минераль ашламалар һәм ягулык- майлау материаллары һ.б. сәбәпләр. Шулай да авыл хезмәтчәннәре килеп туган хәлдән чыга белән...
-
Праймериз Буада
Кичә Буа шәһәрендә "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлекчәсе праймеризның чираттагы этабын үткәрде, ул якынча тавыш бирү инструменты булып тора һәм аны "Бердәм Россия" партиясе үз эшендә файдалана. Праймериз эшендә Иделаръягы зонасының алты районы, шул исәптән безнең район вәкилләре дә катнашты. Безнең делегация составына 22 кеше кертелгән: шуларның 11е "Бердәм Россия"партиясеннән...
-
Бездә театр
Бүген РДКда Исламия Мәхмүтованың "Күрәсем килгән иде" исемле әсәре буенча куелган спектакль булды. Аны Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары уйнады. Әсәр хәзерге заман көн темасына туры китереп язылган: елата да, көлдерә дә. Халык залны тутырып килгән. Төп рольне- Алмаз- Рөстәм Гайзуллин уйнады.
-
Мин Россия гражданины
10 апрельдә муниципаль район ЗАГС бүлегендә районыбызның иң яшь гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. 14 ел элек биредә аларга иң беренче документ - туу турындагы таныклыклары тапшырылган булган. Паспорт кеше өчен иң әһәмиятле документларның берсе. Чара башланганчы бәйрәмне оештыручылар паспорт алырга килүчеләр белән Киев Русьеннән бүгенге көнгә кадәр Россия дәүләтенә...