Штраф салынды
Агымдагы елның беренче кварталында административ комиссия 6 утырыш үткәреп, анда административ хокук тәртибен бозу турындагы 28 эш тикшерелде.
20 очракта болар төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу, 6сы - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозуга һәм 2се -урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозуга бәйле. Тикшерелгән эшләр буенча гражданнарга 17700 сум күләмендә штраф салынды.