10 март 2017 яңалыклары
-
Каматамагылылар республика умартачылары форумында катнаштылар
3 мартта Казанда ТР Умартачылык идарәсе һәм "Татарстан умартачылары" РОО тәкъдиме белән республика умартачылары форумы булып узды. 200 делегат арасында безнең районнан анда Келәнчедән Фәим Хәсәнов һәм Балтачтан Сәет Мөхәммәдуллин катнашты. Ике умартачы да "Татарстан умартачылары" иҗтимагый оешмасы әгъзасы. Узган җәйдә Фәим һәм Сәет Болгар шәһәрендә X Халыкара умартачылар съездын...
-
“Кама Тамагы”АХПның Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Гарифулла улы Шаһиев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе һәм сәгать белән бүләкләнде
Ислам Шаһиев - районның иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләренең берсе, агросәнәгать комплексы системасындагы стажы 33 ел, шуның 20 елын җитәкче булып эшли. Ул хезмәт эшчәнлеген "Искра" колхозында автомеханик булып башлый. Ел ярымнан аны баш инженер итеп күчерәләр, 1997 елда "Искра" авыл хуҗалыгы предприятиесенә рәис итеп билгеләнә. Бүгенге көндә "Кама Тамагы"...
-
14 мартта Кама Тамагында иҗтимагый совет утырышы булачак
Анда алты делегат сайланачак. Алар 22 апрельдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы халыкларының lll Съездында катнашачак.
-
13 мартта Кама Тамагы муниципаль район Советының XV утырышы үткәрелә
Көн тәртибенә оештыру мәсьәләләре кертелгән. Депутатлар шулай ук гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалык һәм шәхси торак төзелеше өчен биреләчәк җир участоклары күләмен билгеләячәк.
-
Кама Тамагы районында спектакльләр кую бәйгесе дәвам итә + фото
9 мартта Балчыклы авылы клуб үзэшчәннәре якташыбыз Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» пьесасын сәхнәгә куйды.