10 февраль 2016 яңалыклары
-
13 февральдә Кама Тамагы Келәнче авылында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов кубогына традицион хоккей турниры үткәрелә
Ярышны яшьләр эше һәм спорт бүлеге, ДЮСШ оештыра. Ярышларда районның 6 хоккей командасы катнашыр дип көтелә.
-
13 февральдә Кама Тамагында “Татарстан чаңгы юлы – 2016” Республика ярышла үткәрелә
13 февральдә мәктәп күлендә "Татарстан чаңгы юлы - 2016" Республика ярышлары кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелә. Теркәү сәгать 9.00да, ярышлар сәгать 10.00дә башлана. Чарага район үзәгендәге ике мәктәп укучылары, җитәкчеләре белән берлектә хезмәт коллективлары һәм барлык теләгән кеше чакырыла.
-
Унбиш яшьлек өч малай Кама Тамагы Район прокуроры алдында җавап бирде
Өч яшүсмер балыкка барырга уйлый. Аларга җим алу өчен акча кирәк була. Район прокуроры кабинетында балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү буенча эшче төркем каршына унбиш яшьлек өч малай басты. Яшүсмерләр кылган әлеге җинаять авырлардан санала. Алдан сөйләшеп куеп, алар Тәмтедә өч шәхси йортка үтеп керәләр. "Балыкчылар"ның табышы - суыткычлардагы бакыр...
-
Танылган тракторчы Илдар Хәмидуллин күптән түгел эшчәнлеген алыштырды, хәзер ул Кама Тамагы Олы Бортаста ферма мөдире
- Бер дигән хезмәткәр, барысын да белә, ферма коллективы эшен тәүлек буе күзәтеп тора. Мин мондый эшчеләр янында бары ярдәмче генә, - ди Олы Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев. Илдар Хәлиулла улы фермада 13 ел эши. Ул терлекләрне ашату, рационны төрләндерү, биналарны каравыллауны контрольдә тота. - Бездә өч каравылчы, берсе...
-
Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсенең клиентларга мобиль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре пенсионерлар ял итүче “Богородский рай” социаль үзәккә килделәр
Бу вакытта үзәктә тернәкләндерү узучы 12 пенсионер пенсия законнарындагы үзгәрешләр белән танышты. Идарә белгечләре аларга пенсия тупланмаларын мирас итеп калдыру тәртибен аңлатты. Һәркемгә белгечләрдән шәхси консультация алу мөмкинлеге булды. Пенсионерларның барысына да пенсия темасына кагылышлы белешмәлекләр таратылды.
-
1 февральдә Кама Тамагы штпда өлкәннәрне янә компьютер грамоталылыгына өйрәтү башланды
Өйрәнүләр Кама Тамагы урта мәктәбенең компьютер классында алып барыла. Өч төркемдә (2се - башлангыч дәрәҗә, 1 - кулай интернет) 12шәр кеше бик теләп шөгыльләнә. Алар Затон, Олы Салтык, Тәмте һәм район үзәгендә яшәүчеләр. Укуларны Кама Тамагы урта мәктәбе укытучысы Алия Ибәтуллина алып бара. Шөгыльләнүчеләр арасында иң өлкәне Олы Салтык авылыннан...
-
Кама Тамагында кышкы уеннар юбилеен каршылап
Районыбызда 1986 елдан алып даими үткәрелеп килүче кышкы спорт уеннары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Озак еллар әлеге спорт чараларын оештыру белән шөгыльләнгән Рөстәм Гыйлметдинов үзенең хатирәләре белән уртаклаша. - Иң беренче уеннарны хәтерлим әле. Алар гомуми исәпкә кермәсәләр дә, район тормышында мөһим вакыйга булдылар һәм әлеге зур спорт хәрәкәтенә старт...