10 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Йомгаклау имтиханына әзерләнәләр
Красновидово төп мәктәбендә кышкы каникул көннәрендә 9 сыйныф укучыларын рус теле һәм математикадан йомгаклау имтиханына әзерләү тулы көченә бара.
-
Казанга театрга тамаша карарга бардылар
Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары сыйныф җиткәчеләре Лилия Гайнуллина белән бергә башкалабыз Казанга сәяхәт кылды. Алар анда яшь тамашачының Казан дәүләт театрында спектакль карады. Балаларга тамаша ошады һәм алар канәгать калды.
-
Боз тамашасы
6 гыйнварда Затон урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары ата-аналары Казанның спорт сараена "Кыш бабайның тылсымлы таягы" дип исемләнгән боз тамашасын кылырга баруны оектырды. Балалар әкият геройлары белән очрашты. Әлеге тамаша балалар хәтерендә онытылмас эз калдырды.
-
Белем сыйфатын арттыру программасы эшен дәвам итә
8-9 гыйнварда Кама Тамагы утра мәктәбе базасында Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәпләре укытучылары өчен ТРда белем бирү сыйфатын Сингапур алымы ярдәмендә арттыру букенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Өстәл теннисы турниры
Сөйки урта мәктәбендә үткәрелгән өстәл теннисы турнирында Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучысы Нияз Галиханов үз төркемендә 1нче урынны яулады. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!