9 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Затон урта мәктәбе укытучылары Венера Җиһаншина һәм Елена Муратьязова Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре булды
"Гуманитар акыл" номинациясендә "Ватаныңның кадерен бел" программасы белән алар "Фәнни ташкын" дип аталган сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр өчен өстәмә белем бирү программалар бәйгесендә җиңде. Чын күңелдән аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
-
Каматамагылылар, салымнарны түләп бетерергә 20 көн калды!
Салым инспекциясе исегезгә төшерә - салымнарны түләп бетерергә 20 көн калды. Бүген район буенча җир өчен салым 3275000 сум түләнгән, бу 38%ны тәшкил итә. Физик затларның милек өчен салымы 735 мең сум күләмдә түләнгән, бу 32%ны тәшкил итә. Транспорт салымын машина йөртүчеләр 29%ка гына каплаган, ягъни 3739000 сум. Исегезгә төшерәбез:...
-
Кама Тамагында иң тәмле икмәкне Яңа Сала пекарнясында пешерәләр
Элек каматамагылылар табыныбыз күрке булган икмәкне Кама Тамагы икмәк пешерү комбинатында, Затон, Рудник, Тәмте, Сөйки, Красновидово һәм Яңа Сала пекарняларында пешкәнне, фәкать үзебездә җитештерелгәнне сатып ала иде. Кама Тамагы комбинаты гына да көненә 3,5-4 тонна икмәк-батон продуктлары пешерде, аларга ихтыяҗ зур булды. Хуш исле, тәмле ипине кунаклар да күчтәнәчкә дип...
-
Кама Тамагы районы Олы Салтык авылының Г.Тукай урамында «Урам бәйрәме» инде 20 елдан артык билгеләп үтелә
Дөрес, "Тукай урамы" язуда гына, аны бөтен авыл кешесе "Кече Салтык урамы" дип атый. Кече Салтыкка юл безнең урамнан чыгып китә, шуңадыр инде. Иң беренче кайсы елны бәйрәм иткәнебезне, бу бәйрәм ничек башланып киткәнен беркем дә төгәл генә хәтерләми. Ул вакытта балаларыбыз да кечкенә иде әле. Бәйрәмне бакча башында җыелып...