9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагында даими үткәрелә торган җитәкчеләрнең киңәшмәсе
Бүген район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм җирлек башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә коммуналь хуҗалык учреждениеләренең куркынычсыз эше һәм районда спортны активлаштыру турындагы мәсьәләләр күтәрелде. Полиция бүлекчәсенең экстримизм һәм террорлык күренешләренә каршы көрәш һәм аны кисәтү буенча башкарылган эше турында полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин таныштырды....
-
Кама Тамагында хатын-кызлар катнашында җинаятьләр теркәлгән
Агымдагы елда район прокуратурасы мәгълүматлары буенча тугыз хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган һәм күбесенә гаепләү карары чыгарылган. Хатын-кызлар арасындагы җинаятьчелек җәмгыятьнең әхлак нигезләре какшавын күрсәтә. Хатын-кызларның үз вазыйфаларын онытулары, яман юлга басулары үсеп килүче буынга начар тәэсир итә, чөнки алар үз балаларын тәрбияләүдән читләшә. Хатын-кызларны чыгуы авыр булган яки бөтенләй...
-
Ранил Нуриев Мәскәүдә музыкаль тапшыру алып барачак
Татар эстрадасының популяр җырчысы Ранил Нуриевның Мәскәүгә китеп, музыкаль телеканалда эшләячәге турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Чыннан да, җырчы бер атна буе Мәскәүдә торып кайткан, тик эшкә урнашкан-юкмы - бу хакта Ранилнең үзеннән сорадык. "Мәскәү телеканалына барып танышып кайттым. Музыкаль тапшыру алып барырга чакырырга мөмкиннәр. Андый тәкъдим булса да, Казаннан китмәячәкмен,...
-
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә
Үткән атнада ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 103 шалтырату кабул иткән, шуларның 15е авыллар буенча. Иң күбе ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерлары гипертония белән авыручыларга чыккан (25 тапкыр). Үткән атнада юл-транспорт һәлакәтләренә чыгу теркәлмәгән. Атна эчендә ЦРБга 11 пациентны дәвалауга салганнар.Тәмте, Сөйки, Олы Кариле табиблык амбулаторияләренә 25 чакыру башкарылган.