9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Донор көне
10 сентябрьдә район үзәк дәваханәсендә "Донор көне" үткәрелә. Кан һәм аның компонентларына мохтаҗ булган авыруларга ярдәм күрсәтергә теләүчеләрне дәваханәдә көтеп калабыз.
-
Кама Тамагы районында яшәүчеләр үз сүзен әйтте
Айрат Кадыйров, Олы Мәрәтхуҗа мәдәният йорты мөдире. Хезмәт сөючән, үз эшен үстерүгә теләүче кешеләр өчен республикада бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән гамәлдә булган дәүләт программалары бездә иртәге көнгә өмет тудыра. Көннән-көн авылларыбыз матурлана. Олы Мәрәтхуҗада күпфункцияле үзәк пәйда булды, авыл юлларына вак таш җәелде, урам баганаларына лампалар...
-
Урып-җыюдагы вакыйга
Узган атнада "Кама Тамагы" АХПның Кече Салтык бүлекчәсендә комбайнга ут каба. "Свияга" Апас отрядыннан Рамил Мингалиев идарә иткән комбайнның чапкычы җимерелә. Ул аны ремонтлау өчен машина-трактор паркы территориясенә керә. Ремонт барышында электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килә һәм чапкычка ут каба. Кечесалтыклылар аны мөстәкыйль сүндерә ала, әмма 116нчы янгын коткару...
-
Чит ил теле буенча БДИ 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк
Чит ил теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк. Хәзерге вакытта чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программалары әзерләнә, дип хәбәр иткән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. "Әлбәттә, моңа кадәр мәктәптә чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программасы булдырылачак - хәзер педагоглар җәмәгатьчелеге мәктәптә филологик белем...
-
15 яшьлек кызны йөргән егете үлемнән коткарып калган
15 яшьлек кыз аска ташланырга теләп, 9 нчы катның тәрәзә төбенә менеп утырган. Башкаларга күп катлы йортның подъездында әлеге кызны сәгатьләр буе үгетләргә туры килгән. Гадәттән тыш хәл булган урынга шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, психологлар да чакыртылган. Бераздан кызның әтисе һәм йөргән егете дә килеп җиткән. Нәкъ менә егетенең үгетләве...
-
Бакча мөдире кызын документта гына «эшкә алган»
Тикшерү версиясе буенча, 60 яшьлек бакча мөдире, алдан ук эшләмәячәген белә торып, үзенең кызын кече тәрбияче вазифасына эшкә алу турында ялган документлар төзегән. Ай саен табельга ялган мәгълүматлар тутырып, тиешле боерыклар чыгарып, кызына хезмәт хакы яза торган булган. Һәм ул акчаны үз ихтыяҗларына тоткан. Казандагы әлеге бакча мөдиренә карата эш...
-
Украинадан качаклар саны арткан
Август ахырына Татарстанның миграция хезмәте идарәсе Украинаның 678 гражданына вакытлыча яшәү рөхсәте биргән. Идарәнең матбугат сәркатибе Алексей Пашин белдерүенчә, Татарстанда вакытлыча яшәү рөхсәте квотасы бер мең кешегә исәпләнгән. Украина мигрантларының күбесе эшләми. Федераль Миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов моны: «Без аларга артык яхшы шартлар тудырабыз. Татарстан алар өчен...
-
Депутат кабул итте
Дүшәмбе көнне иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов гражданнар кабул итте. Аңа элек хезмәт иткән оешмада хезмәт хакы турындагы мәгълүматларның югалуы турындагы сорау белән Кама Тамагындагы яшәүче мөрәҗәгать итте. Аннан соң Илдар Ирек улы Кама Тамагы шәһәр җирлегендә үткәрелгән гражданнар җыелышында катнашты.