9 сентябрь 2014 яңалыклары
-
“Халык участковые” конкурсы старт алды
Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм хокук тәртибен бозуларны булдырмауда төп эшне полиция участок уполномоченныйлары башкара. Беркетелгән территорияләрдә халык белән нәкъ менә алар эшли, авыр минутларда беренчеләрдән булып алар ярдәмгә килә, көнкүреш җинаятен, балаларның күзәтүчесез калуы, эчүчелек һәм наркоманиягә каршы көрәш белән алар шөгыльләнә. План буенча район дәрәҗәсендә иң яхшы хезмәткәрне сайлау...
-
Әбүнәче ункөнлеге
«Почта России» ФГУП 25 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә «Бөтенроссия әбүнәче ункөнлеге» үткәрергә планлаштыра.
-
“Хезмәткә һәм саклануга әзер”
Тәмте урта мәктәбендә уку атнасы вакытында "Хезмәткә һәм саклануга әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү чаралары үткәрелде. Физкультура укытучылары лекцилЛәр үткәрде, спорт ярышлары, хәрәкәтле уеннар оештырылды, мәгариф оешмаларында ВФСК (ГТО) кертү турында аңлату эше алып барылды.
-
Сайлау көнендә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә сайлау участокларында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты, сәүдә нокталары эше, коймак һәм чәй белән сыйлаулар көтелә.
-
Һәркем өчен конкурс
ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникация буенча республика агентлыгы «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтероссия фотоконкурсында һәм «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү турында игълан итте. Ике конкурска да заявка бирү вакыты 30 сентябрьгә кадәр. Конкурс положениесе һәм заявка формасы агентлык сайтының (tatmedia.tatarstan.ru) «Конкурслар» бүлегендә...