9 март 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә
1- 9 мартка кадәр Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге төрле авырулар буенча 138 чакыру алган, район буенча - 46. Шуларның: йөрәк-кан тамырлары буенча - 35 юл-транспорт һәлакәтләре буенча - 0 госпитальштерелгән - 14 Буа шәһәре кан тамырлары авырулары үзәгенә җибәрелгән - 3 Тәмте амбулаториясе - 18 Сөйки...
-
Кукмара районында туып-үскән, бүгенгесе көндә район үзәгендә гомер кичерүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез Вәлиева Гасимә Сөләйман кызын чын күңелдән 55 яшьлек олуг юбилее белән кайнар котлыйбыз
Кадерлебез! Сиңа иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз: хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, тормышыңның шатлык-сөенечләр белән тулып торуын телибез. Якыннарыңның, туганнарыңның ягымлы карашын, кайгыртуын һәм хөрмәтен тоеп тигезлектә-тынычлыкта пар канатлар булып яшәргә насыйп булсын. Юбилеең котлы булсын! Бәхетләрең килсен өелеп. Уңыш, куанычлар юлдаш булсын, Шатлыкларга яшә күмелеп. Тыныч гомер, ныклы сәламәтлек...
-
Келәнче авылында яшәүче әниебез Газиева Зәйтүнә Газиз кызына 8 мартта 80 яшь, әтиебез Газиев Гаделҗан Шәмәрдан улына 10 мартта 82 яшь тула, аларның бергә гомер итүләренә быел 60 ел була
Кадерлеләребез! Ихлас күңелдән олуг бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне, теләкләребезне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Сез безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Нык сәламәтлек, тигезлек телибез. Гомер көзләрегез матур, тыныч булсын. Канатланып кайтабыз без Сагынышып сезне күрергә. Ходай тагын насыйп итсен безгә Киләчәктә кайтып йөрергә. Үстердегез безне...
-
Район үзәгендә яшәүче Зарипов Рәшит Габделхак улына 5 мартта 55 яшь тула.
Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Син тормыш арбасын төптән күтәреп, җигелеп тартып, үз кулларың белән үз бәхетеңне төзегән кеше. Балалар, оныклар шатлыгын бергәләп күрергә Ходай насыйп итсен. Якты кояш җылы нурын сипсен, Тынычлыкта типсен йөрәгең. Авырлыклар сине читләп үтсен, Кабул...
-
Район үзәгендә яшәүче Ямалиева Әлфия Габдулла кызын юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Син һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, олы җанлы - без сине ихлас күңелдән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың шатлыклар белән үтсен, сәламәт бул, тигез гомер итегез, балаларыгыз уңышларына шатланып яшәгез. Киләчәктә ак бәхетләр, куанычлар телибез. Яратып башкарган хезмәтең уңыш һәм шатлык китерсен. Ак фәрештә күңеледер синдә, Чишмә суларыдыр бар җаның....
-
Кичә 18:00 сәгатьтән Идел буенча Аракчино – Югары Ослан боз кичүе ябылды
Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә 18:00 сәгатьтән Идел буенча Аракчино - Югары Ослан, ә 22:00 сәгатьтән калган өч кичү дә ябылды.
-
Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Халыкара хатын кызлар көненә багышланган “Хатын кызның күңеле 18 дә...” дип аталган бәйрәм кичәсе булды (фото)
Атабай авылы хатын кызларына Иске Казиле үзешчән сәнгатьтә катнашучылары бәйрәм концерты оештырдылар. Шулай ук авылдашларын бәйрәм белән Фәния Галиева, Резеда Шакирова, Гөлшаһидә Каримова, Гөлназ Галиуллина да котлады. Кечкенә кызлар Диана Закирова, Самирә Закирова һәм Назлыгөл Галиуллина җырлары да Атабайлылар күңеленә хуш килде.
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле мәдәният йортында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде
5 март көнне авыл җирлегендә эшләүче гүзәл затларыбыз катнашында "Ханым-Солтаным" бәйгесе булды. Кызлар, ханымнар бик теләп катнаштылар, ярыштылар. Берсе дә сер бирмәде. Ахырда дуслык җиңде. 7 март көнне Иске Казиле авыл мәдәният йортында "Мимозалар хуш исе" дип исемләнгән кичә булды. Кичәгә авылның барлык хатын-кызлары чакырылды. Авыл узешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт,...
-
7 мартта Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы күпфункцияле үзәгендә " Сезнең өчен гүзәл затлар" кичә булды
Кичәне клуб мөдире Айрат Кадыров ачып җибәрде, аңа шулай ук авыл җирлеге депутаты Роза Рафикова да кушылып, үзенең бәйрәм котлауларын җиткерде. Кичәдә Флюра Валиева, Динә Ганиева, Мәүлиия Рафикова, Наилә Шакировалар үзләреннең моңлы җырлары белән кичәбезне тагы да ямләндереп җибәрде. Ә менә Шәһидә Гизутдинованың әниләргә багышланган мөнәҗәтләр әйткәндә күзләрдән яшь тамчылары...