8 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы пенсия фонды идарәсе гражданнарны игътибарлы булырга өнди
Илдә пенсионерларны алдау очраклары күп теркәлә. Өлкәннәргә шалтыратып, Россия пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән алар пенсионерларга бирелергә тиешле субсидия турында хәбәр итәләр. Тик шул субсидияне алу өчен аларга пенсионерның банк картасы номерын белергә кирәк. Ышанучан пенсионерлар реквизитларын алдакчыларга бирәләр. Әлбәттә, кыска вакытта картадагы бөтен акча юкка чыга. Моның белән бәйле рәвештә,...
-
Каматамагылылар, аерылырга ашыкмагыз
Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына шул турыдагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый. Ул Россиянең гаилә кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, билгеле. Кызганыч, хәзерге вакытта җәмгыятьтә гаилә таркалуга шактый битараф карыйлар. Яшь гаиләләр бер-берсенә юл куеп, бер-беренең...
-
Кышкы резинага күчмәгән өчен штраф яныймы
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе кышын җәйге резинада йөргән өчен штрафлар салынмаячак дип белдерде. Моңа кадәр әлеге кагыйдәне бозган өчен 500 сумлык штраф яный дигән хәбәрләр таралган иде. Әмма ЮХИДИда искәртеп узганча, җәйге һәм кышкы резинаны машинага берьюлы куярга ярамый. Бу очракта менә штраф салырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта 2015 елда Таможня...
-
Таһир Асыл Гәрәй ни өчен концерт программасын тулысынча үзгәрткән
Автор башкаручы Таһир Асыл Гәрәй Казан, Ульяновск, Уфа - өч шәһәрне бер итеп әле анда, әле монда бара, шуңа да җырчы гомеренең күп вакыты юлда уза икән. Без шалтыратканда да, Таһир Асыл Гәрәйнең Башкортстан якларыннан Казанга кайтып барышы иде. "Казанда "Яшьлегем чишмәләре" исемле продюсерлык үзәгебез бар. Аның офисы Ульяновскида да...