8 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Мини-футбол буенча ТР беренчелеге
Көзге каникул көннәрендә "Акчарлак" спорт комплексында егетләр арасында мини-футбол буенча ТР беренчелеге үткәрелде. Ярышлар өч яшь төркемендә булды. Анда Идел аръягының биш районы катнашты. 7 ноябрьдә чираттагы көч сынашу булды. Матч нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын - Апас, 2 урын - Буа, 3 урында - Тәтеш командасы
-
Бәйрәм чарасы үткәрелде
Ноябрь бәйрәмнәре вакытында Кече Мәрәтхуҗа мәдәният йортында бәйрәмнәргә багышланган чара үткәрелде. Әлеге темаларга бәхәс уен формасныда булды. Анда катнашучылар Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен күрсәтте. Кичә ахырында бәйрәм биюләре оештырылды.
-
Хәйрия ярмикнәсе
Красновидово мәктәбе укучылары көзге каникул көннәрендә хәйрия ярминкәсе оештырды. Анда җыелган акча Руслан Сметанинны дәвалауга тотылачак.
-
Казанга метеорит агымы килә
Казанга Тунгус метеориты калдыклары булган метеорит агымы килә. КФУ хезмәткәрләре Казан күгендә атмосфераның югары катламында төшүче һәм янучы метеоритлар күрергә мөмкин булуын ачыклаган. Бер сәгать эчендә биш метеорит төшүен һәм януын күрергә мөмкин булачак. Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, яктылыгы һәм яну интенсивлыгы һәр метеоритның үзенке булырга мөмкин, дип хәбәр итә Собеседник.ru....
-
Күчмә кабул итү: тыңларга һәм ишетергә
7 ноябрьдә авылара үзәк китапханә бинасында район гражданнарын күчмә кабул итү булды. Гражданнарны Татарстан Республикасында баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов, ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимҗанов һәм район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров кабул итте.
-
Киләчәк хакына истә тотарга
7 ноябрьдә халыкка социаль яклау үзәгендә авыр язмыш сынаулары үткән район үзәгендә яшәүчеләр белән очрашу оештырылды. Алар сәяси репрессияләрдән зыян күрүче гражданнар исемлегенә керә, районда алар 15 кеше. "Булачак хакына истә тотарга" - үзәк хезмәткәрләре Әлфия Гыймадиев һәм Ләйсән Кәримуллина оештырган һәм алып барган түгәрәк өстәл әнә шулай аталды. Кирельскидан...