8 май 2014 яңалыклары
-
Җәйләүләргә чыгар вакыт җитте
Гадәттәгечә майның беренче ункөнлегендә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге терлекләр җәйге лагерьларга күчерелә. "Кама Тамагы" АХПның Кече Салтык бүлекчәсе базасында үткәрелгән семинар әлеге мәсьәләгә багышланган иде. Анда район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев семинарны ачканда үзенең чыгышында малларны җәйләүләргә күчерү...
-
Президент белән очрашу
8 майда, Җиңү көне алдыннан, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендә дүрт кеше составындагы район делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды. Ул Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булды.
-
Агачлар утырттылар
7 майда, Җиңү көне алдыннан, Кама Тамагы штпда (поселокка керү юлында) Кама Тамагы урта мәктәбенең 11сыйныф укучылары директорлары Елена Гыймадиева, сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Исмәгыйлева һәм Чулпан Мөхәммәдиева җитәкчелегендә корыган агачлар урынына 1000 якын яшь үсентеләр утыртты. Әлеге акция чыгарылышларыбыз өчен тирә як мохиткә җаваплы караш алгы урыннарның берсен алып торган...
-
Парламент дәресе
Кама Тамагы урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен тарихи вакыйга - Кырымның Россия составына керүенә багышланган "Без бергә" дип исемләнгән парламент дәресе булды. Аны муниципаль район Советы депутаты Нияз Камалиев үткәрде. Дәрес барышында депутат Кырым ярымутравы турында, анда үткәрелгән референдум һәм Кырым һәм федераль билгеләнештәге Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына...